Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Минзәлә тоткыны

1944 елның беренче февраленә каршы төн. Чатнама суыктан өй бүрәнәләре шартлап-шартлап куя. Эчке кат тәрәзәләр өске өлгеләренә кадәр бозланып каткан. Өй суынган. Рәйханә лампаның фитилен кыса төште. Тибенеп өсләрен ачкан балаларының юрганнарын рәтләде. Үзе ире янына сәке читенә генә ятты.

Хыянәт – җәһәннәм ташы.
185 нче хәдис
Беренче бүлек
1944 елның беренче февраленә каршы төн. Чатнама суыктан өй бүрәнәләре шартлап-шартлап куя. Эчке кат тәрәзәләр өске өлгеләренә кадәр бозланып каткан. Өй суынган. Рәйханә лампаның фитилен кыса төште. Тибенеп өсләрен ачкан балаларының юрганнарын рәтләде. Үзе ире янына сәке читенә генә ятты.
– Нишләп һаман йокламыйсың, карчык?
– Си-и-ин, сыер чирләп тора, бүгеннән калмас, бозаулар. Кичкә таба бигрәк суытты, караштырып тормасаң, Алла сакласын, бозауның туңып үлүе бар. Син йокла, кирәк булсаң, уятырмын.
Рәйханә әледән-әле чыгып, тыңлаштырып йөрде. Сыерлары иртән генә бозаулады. Чикләвек кабыгыдай көрән бозауны Хәким, торыпшага төреп, өйгә алып керде.
– Сыер бозаулаган! – Балалар, сикерешеп торып, әле кибеп тә өлгермәгән бозауны сырып алдылар, йомшак тиресен сыйпадылар. Сыер бозаулау – олы куаныч бит! Әнкәләре куе итеп угыз ашы пешерер, эремчек, катык ашарлар! Бу шатлыкны менә шушы көрән бозау алып килде бит!
Хәким, олы бияләйләре белән битен угалап, эшкә ашыкты. Мондый суыкта сизми дә каласың – йә колагың, йә битең ап-ак булып өшеп чыга. Пожарныйга килеп җиткәнче, суык җелекләренә үтте. Ул килеп кергәч, кулдашы Сираҗи ялт итеп стенадагы тукмаклы сәгатькә карады. Хәким аның карашының кая төбәлгәнен күрде: сәгать сигез тулып егерме минут киткән. “Соңга калдым!” дигән уй яшендәй телеп үтте. Борчылудан тамагын кырып куйды.
– Иртән сыер бозаулады, шуны караштырган арада байтак вакыт үткән икән...
Сираҗи эндәшмәде. Хәкимнең күңеленә шик төште: “Сирай начальникка әләкләр микән? Әләкләсә, эштән чыгарырлар инде...” Колхоздан китеп, пожарныйга урнашуына сөенеп бетә алмый иде: колхозда еллар буе эшләп бер тиен акча, бер грамм икмәк бирмиләр, монда, аз булса да, эш хакы түлиләр, сирәк-мирәк талонга сабындыр, керосин ише әйбер бирәләр.
– Сираҗетдин, минем соңга калганны начальникка әйтмә инде, зинһар! – диде Хәким.
– Әйтмим, миңа нәрсә...
Шикләнүе тикмәгә генә булмаган икән – Сирай сүзендә тормаган.
“...Галимов Хәким Галимович, 1890 елда Мөслим авылында туган. Семья членнары: хатыны Галимова Рәйханә – 1898 елда туган; балалары – Галимова Фәһимә – 1922 елгы, Галимова Зәкия – 1925 елгы, Галимова Әнвәрә – 1927 елгы, Галимова Сәкинә – 1930 елгы, Галимов Хөсәен – 1932 елгы, Галимова Рабига – 1936 елгы, Галимова Сәрия – 1939 елгы. СССР Җинаятьләр кодексының ... статьясы нигезендә 1944 нче елның 1 февралендә, хезмәт дисциплинасын бозып, эшкә егерме минутка соңга калып килгәне өчен дүрт айга ирегеннән мәхрүм ителә...”
Хөкем карары Хәкимнең башына чүкеч белән китереп суккандай булды. Моны көтмәгән иде. Мәҗбүри эш кенә бирерләр, дип уйлаган иде. Шушы мизгелдә нидер эшлисе, бу гаделсезлекне төзәтәсе килде.
– Туктагыз әле, ничек инде? Егерме минут өчен – төрмә. Мин нишләгән? Урлашмаган, кеше үтермәгән. Минем балаларны дүрт ай буе кем туйдырыр?
– Все, Галимов, эшең тикшерелде, суд карары чыкты.
Хәкимнең күкрәгендә ачу кайнады, йодрыклары кысылды, капкынга эләккән җанварныкы кебек, ярсулы карашы әле берсенә, әле икенчесенә төбәлде. Судья милиционерга ым какты:
– Алып китегез!
Ул, суд залыннан җинаятьче исемен күтәреп, кыйналган эт кебек боегып чыгып барганда, арткы рәттә утырган Сирайны күрде.
– Кабахәт! Сатлык җан!
Хәкимнең нәфрәт белән янган карашын очраткач, Сирай читкә борылды. Теш арасыннан гына кысып әйтелгән сүзләр чыбыркы чыжлагандай ишетелгәндер, күрәсең – муены иңсәсенә кереп китте, Сирай кечерәеп калды. Кемнедер кимсетүдән, табан астына салып таптаудан түбән җаннары башта канәгатьлек кичерсә дә, хыянәт беркемгә дә бәхет китермәгән. Китермәячәк тә!
– Кордаш, нәмәшләп
эшеңне судка хәтле җиткердең? Нигә начальнигың белән әйбәтләп сүләшмәдең? Җиде балаң хакына мужыт хәлеңә кергән булырые? – диде милицонер Гыйльфан, участокка барышлый.
– Начальник Сирай-ның әләкләшүеннән курыккандыр. Мине саткач, аны да сатар, дип уйлагандыр.
– Мужыт шулайдыр. Ни җитмәй бу адәм баласына?! Сирайның үзенең дә баласы алты-җиде түгелме соң? Нәмәгә чакты икән? Көнчелектән микән?
– Нәрсәмә көнләшер-лек соң? Кеше ничек, без дә шулай – ачлы-туклы җәшәйбез.
Хәкимне Минзәлә төрмәсенә алып киттеләр. Кечкенә төенчеген тотып, Рәйханә ирен озатырга килде. Хатынының йөзендә кан әсәре юк, матур төз гәүдәсе куырылып кечерәйгән. Җиде бала өстенә аны карап, тормыш авырлыкларын зарланмыйча күтәргән хатыны алдында Хәким үзен гаепле сизде.

– Карчык, берүзеңә авырга туры килер инде... Кем белгән болай буласын... Дүрт ай күп түгел түгелен... Исән булсак, июнь башларына кайтырмын... Әйтергә оныта язганмын, миңа тиешле гыйнвар получкасын барып алыгыз. Рәйханә тыныч кү-ренде. Болай да аз сүзле хатын ире әйткәннәргә баш кына какты. Кешеләр алдында эчендәгесен сиздерәме соң! Үз башына төшкәнне түгел, кеше серен дә саклый торган хатын бит ул. Дүрт ай түгел, дүрт көнен үткәрүләре дә авыр икәнен белә: өйләрендә бер кашык ярма юк, он бетеп килә. Тик ул үзләре турында түгел, ире өчен борчыла: “Без әле ничек тә яшәрбез. Менә аталары нишләр? Төрмәдә үз өең түгел...”

(Дәвамы бар).

Роза Хәбибуллина.

Фото – Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев