Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Кышкы юл озын иде

Кәримә, гадәттәгечә, туйганчы йоклады, уянгач, бик озак иркәләнеп ятты. Сакчысы озатуында бүлмәгә җиләк-җимеш, татлы сулар, ризык китерделәр. Торып киенеп, юынып җыенгач, ашап алды. Көзгегә карап, үзенә сокланып торды: газиз башына ниләр генә күрергә туры килмәде, шулай да элекке чибәрлеген югалтмаган әле ул, көзгедәге чагылышы сөендерерлек. Ап-ак йөз, нәзек кашлар, озын керфекләр, туры борын, калын иреннәр – берсе дә яшьлек эзен югалтмаган әле!

Билгеләнгән сәгатьтә сакчысы килде. Сакчы аны массаж бүлмәсенә озатып куйды, массаждан соң су коенды, чәчен, тырнакларын тәртипкә китертте. Сакчы бер адым да кырыйга китми, ул барында берсе белән бер авыз сүз сөйләшергә рөхсәт юк. Хатын тоткынлыкка килеп эләгүен, кара бизнес өчен эшләвен аңласа да, чарасы юк, түзми булдыра алмый. Телевизор карап, илдәге үзгәрешләрне күзәтеп яшәсә дә, телефон, почта хезмәтенә юл ябык. Көзгеле тәрәзәләр аша тыш күренсә дә, эчке як тышка күренерлек түгел, тәрәзәләр тимер рәшәткәләр белән ныгытылган...
Сакал ерак сәфәргә юлланган көн иде. Кәримә төшке аштан соң тыш һавасы суларга чыкты. Бәхеткәме, үкенечкәме, бу юлы озатучысы күренмәде. Диңгез ярында ял итүчеләр су коена, көлешәләр, сөйләшәләр. Күпләре гаиләләре белән килгән. Аларга көнләшеп карады хатын, чөнки алар ирекле. Ә менә ул алтын читлектәге кош кебек.
Кәримә халык янына бармады, үзен Сакал кешеләре читтән күзәтүен сизә дә, белә дә иде. Анда мине белә торган кеше юк дип уйлады, комда бата-бата, ярга якынаеп, аякларын чайкады да яр буйлап сузылган парктагы биек пальма төбенә урнаштырылган эскәмиягә барып утырды. Шул мәлдә тротуар буйлап диңгезгә таба атлаган хатынга күзе төште. Ниндидер күзгә күренмәгән көч хатынны шул якка борылырга мәҗбүр итте. Карады да, карашы шунда торып калды: таныш йөз, таныш сын! Авыл кешесенә хас адымнар... Тукта, кем соң әле бу, таныш бит, дип хәтерен актарды Кәримә. Шул мәлдә теге хатын да аңа карап алды, аның да карашы Кәримәдә тукталып калды. Берничә минут карап торганнан соң, ул Кәримәгә табан атлады, якынаюга кычкырып җибәрде:
– Кәримә?! Синме бу? Син бит бу! Күземә күренәсеңме дип торам! Кайчан килдең? Кайларда яшәп ятасың?
Кәримәнең каршысында җан дусты, ахирәте, авылдашы Зәнфирә басып тора иде.
Кайнар кочагы белән килеп капланган Зәнфирәнең тыны, тавышы Кәримәгә шултикле тәэсир итте, ул хәтта телсез калды, яшьләренә буылды, елый да, көлә дә, сүз дә әйтә алмады.
– Йә, сөйләп җибәр хәлләреңне, Кәримә? Их Кәримә! – Зәнфирә шашынып тагын, тагын ахирәтен кочаклады.
– Мин... Мин... Мин монда бит... Тот... тот... тоткынлыкта... – Кәримә бары шул сүзләрне генә әйтә алды, күз уңында Сакалның джибы күренүгә, яшьләрен йотып, каршыдагы күпкатлы йортка кереп югалды.
– Кәримә! – Берни дә аңламаган Зәнфирә ахирәте артыннан шулай дип кычкырып калды.
Кәримәнең танышын очратуы турында сакчылар Сакалга көне-сәгате белән җиткерделәр. Аларның кочаклашуы, үзара берничә гыйбарә алышуы турында да белде Сакал. Эчендә буран дуласа да, тыштан тынычлыгын сакларга тырышты ул, салкын акыл белән эш йөртте. Иң элек Зәнфирәне күзәтү астына алдыртты, аның кем, кайдан булуы турында, кайсы кунакханәгә урнашуы турында белеште.
Зәнфирә исә төрлесен уйлады. Ахирәтенең “Мин монда тоткынлыкта!” дигән сүзләре бертуктаусыз колагында яңгырап торды. Суга төшкәндәй юкка чыккан дус кызының табылуына, аның исәнлегенә бер сөенсә, шул ук вакытта күңеле шомланды, үзе дә тозакка эләккән кебек тоелды... Хәзер генә кесә телефоны аша хәбәр салыр иде, чит-ят җирдә әллә кемнәр үзен күзәтеп торырга мөмкин. Кесә телефонын чит җирдә андый максатта файдалану куркыныч. Ә тойгысы алдамаган иде...
Ул сумкасыннан тынычландыра торган дару алып капкан арада ишеккә кактылар.
– Кем? – диде Зәнфирә.
– Үзебезнекеләр, ачыгыз...
Бүлмә ишеге ачылды. Аннан таза бәдәнле Сакал килеп керде. Үзен хуҗаларча тотып, шундук түргә үтте.
– Әллә бер-бер күңелсез хәл бармы, матурым? – Ул хатынга саф татар телендә эндәште.
Үз телендә сөйләшүче кеше хатынның күңелен эретеп җибәрде, куркудан агарган чыраена алсулык йөгерде. Яхшы эшләгәне өчен бүләк сыйфатында бирелгән юллама буенча гомере буе хыялланган курортка килгән Зәнфирәгә “җир чите” булып тоелган урында мондый кешене очрату караңгы төндә юл күрсәткән якты нур кебек тәэсир итте.
– Беләсезме нәрсә?.. – Диванда шәл бөркәнеп утырган, үзе калтыранган хатын бүленеп калды, кулындагы телефонын тумбочка өстенә куйды. Торып басып, әйтергәме-юкмы дигәндәй, як-ягына каранды.
– Тыңлыйм, матурым. Сез бик куркынганга охшыйсыз. Әллә берәрсе кәефегезне кырдымы? – Сакал хатынга якынайды, кулларын учларына алып, күзләренә тутырып карады.
– Әйе.., әй... юк... – Хатынның зиһене чуалды. Каршысында басып торган ят ирнең карашыннан югалып калды. Сакал исе китмәгән кыяфәт сакларга тырышты:
– Тынычлан, матурым, тынычлангач, кирәк тапсаң, сөйләрсең...
Зәнфирәнең теле ачылып китте:
– Мин монда күп еллар элек югалган ахирәтемне очраттым! Тоткынлыкта икән ул!
– Сез ни сөйлисез? – Сакал, күзләрен майландырып, Зәнфирәнең гәүдәсен үзенә тартты.
– Ни ишетсәгез, шуны сөйлим! Исеме – Кәримә... – Зәнфирә йөзен читкә борды һәм Сакалга студент чакларында шәһәрдән авылга кайтканда, юллары аерылган вакыйганы энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирде.
– Менә ничек?! – Сакал Зәнфирәнең кулларын ычкындырып, йөзенә ясалма нәфрәт төсе чыгарды, тешен кысып, йодрык төйнәп, бүлмә буйлап йөренә башлады. – Берәрсенә бу хакта хәбәр салдыңмы әле?
Зәнфирә юк дигәнне белдереп, баш какты. Сакалның шундук йөзе яктырып китте.
– Дөрес эшләгәнсең! Беләсеңме, нәрсә, акыллым? Син бу хакта әлегә берәүгә бер сүз чыгарма! Мин монда хәвефсезлек хезмәтендә эшлим. Кушаматым буенча Сакал дип йөртәләр. Күпләрне акылга утыртырга туры килде миңа. Монда банда хәрәкәт итә. Димәк, шулар эше! Кара аны, сак бул! Мин үзем барысын да җайлармын!
– Мин сезгә ышанам... Миңа куркыныч... – Зәнфирә елый башлады.
– Курыкма, җаным, үз кешебезне коткарабыз аны, менә күрерсең. Әлегә ял ит, тынычлан... – Сакал Зәнфирәне иңбашыннан кочып, чәчләреннән үбеп алды.
Зәнфирәнең баш кагуыннан Сакал ханымның ризалыгын аңлады. Хатыннарның шулай тиз ышанучан булуына астыртын сөенде. Ә Зәнфирә чынлап та тынычланып калды, шулай җиңел генә үзенә булышучы кеше табылуына сөенде, Кәримәне коткарачагын күз алдына китереп, хәтта күңеле тантана итте. Бу кеше аларга ярдәм итәчәк! Ул Кәримәне коткарачак! Һәм Сакал чыгып киткәч кенә, тумбочка өстендә яткан телефонының юклыгын күрде.
***
Зәнфирә белән күрешү Кәримәгә авыр тәэсир итте. Бүлмәсенә кереп бикләнгәч тә, чәчләрен йолкып елады. Сакалдан куркуы, берсүзсез аның ихтыярына буйсынуы өчен үзен әрләде. Беренче хис-тойгыларын шулай бушаткач, кинәт бик кадерле әйбере исенә төшкәндәй сискәнеп куйды. Зәнфирә белән сөйләшкәнен чыннан да күргән булса, Сакал аны минутында юк итәчәк бит!.. Ә болай, авылдашы, ахирәте, курсташы хәзер аның кайда икәнен белә. Ул кайту белән тиешле органнарга барысын да җиткерер, һәм тиздән Кәримәне эзләп табарлар...
Китап редакциядә сатуда бар.
Реклама   12+

Аида Хәйртдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев