Кыргый атауга сәяхәт
Ринат Мөхәммәдиевның»Кыргый атауга сәяхәт» дигән повестеннән өзек тәкъдим итәбез.
...Танышым гаиләсе янына кайтып китте, аның офисында төнгә үзем генә калдым... Йокыга киткәнемне көтеп кенә торганнармы, төн уртасында, өченче каттагы тәрәзәне ватып, маскалар кигән, муеннарына автоматлар аскан “омон” киемендәге җиде-сигез әзмәвердәй ир-ат бәреп кермәсенме яныма?! Килеп тә керделәр, типкәли дә башладылар. Каршылык күрсәтү кая, аягымдагы протезны да ныгытырга өлгерә алмый калдым. Баш дип тормадылар, күкрәк дип тормадылар, изде генә болар мине. Чак-чак сулыш алып, идәндә кан эчендә ятам. Кул-аяклар хәрәкәтләнми. Бер күземне бәреп чыгарганнар. Шулай да үз аңымда идем әле... Саташу сыман гына булса да, хәтерлим. Шулчак кемдер тышкы яктан ишекне шакыды. Эчкә җылы кереп киткән кебек булды. Яхшы ният белән килүче булып, үземне коткарыр, изүдән туктарлар, бәлки, дигән өмет уянды. Ишектән керүче полковник үзе булып чыкты. Кергән көйгә урындык алып, минем каршыга ук килеп утырды ул. Аннан егетләренә ишекнең аргы ягына чыгып торырга кушты. Минем нинди хәлдә икәнлекне күрә бит, шуңа күрә кыю һәм курыкмый. Үзе генә калгач, җирәнә төшеп, ботинкасы очы белән минем башка төртеп куйды:
– Әй герой, син исәнме анда?.. Мине ишетәсеңме? – ди бу.
Мин ыңгырашып яткан җиремнән нәрсәдер әйтергә дә омтылып карадым кебек үзенә.
– Нигә мэр янына барырга кирәк иде сиңа? – ди. – Карга күзен карга чукыганын күргәнең бармы?.. Без бер команда, арабызга синең кебекләр генә керә ала торган түгел. Шуны аңларга башың җитмәдеме? – дип тезеп китте.
Сүзләрен ишеттем. Авызым ачып җавап кайтарырлык хәлем калмаган иде. Үзен ишеткәнлегемне аңлады булса кирәк, дәвам итте:
– Хөкемне син үзеңә-үзең чыгардың. Үпкәләсәң дә, үзеңә үпкәләргә туры килә. Сиңа хәзер һичкем ярдәм итмәячәк. Иртән дустың эшкә килүгә шушында, үз каның эчендә, хуҗасыз эт кебек бөкрәеп каткан булачаксың, – ди бу. Һәм шул ук вакытта үзенә ни кирәклеген дә онытмый. – Акчаң кайда яшерелгән, шуны әйт. Аларның теге дөньяда кирәге чыкмас инде сиңа?.. Әйтсәң, кешечә озатып, кешечә күмәрләр үзеңне...
Бу юлы да җавап бирә алмадым. Ә җавап бирергә кирәк иде. Хәл булмавы начар. Башым күтәрә төшеп, нидер әйтмәкче идем дә, булдыра алмадым. Кире бөгелеп төшкәнмен. Ул, өметен өзеп, аты-юлы белән сүгенде-сүгенде дә өстемә төкереп чыгып та китте... Башка берни хәтерләмим, күп булса, бер-ике сәгатьтән күп кан югалтудан үләргә тиеш булганмын... Шуның өчендер ишекне дә бикләп тормыйча, табаннарын ялтыратканнар.
Ходай саклаган булып чыкты үземне. Ходай гына түгел, минем бит инде бер мәртәбә үлемнән алып калган фәрештәм бар. Бу юлы да ул килеп коткарды – Айрат...
Үзе турында сүз чыккач, беркадәр уңайсызланып, тартынып алган кебек булды Айрат. Ә инде Сергей Иванович, хисләреннән йомшарып, кесәсеннән чыгарган кулъяулык белән сыңар күзен сөртергә керешкәч, аңарга ярдәмгә килеп, хикәяләүне үзе дәвам итте.
– Үзебезнең яклардан чыгып качкач, кая барыйм, туры Сергей Ивановичны эзләп килдем. Килсәм, ул өендә юк. Күршеләреннән сораштырыр идем, төн бит, барысы да йоклый. Шалтыратып карыйм, телефоны җавап бирми. Якын дусларына шалтыратырга булдым. Ачыклагач, төн уртасы булуга карамастан, туп-туры аның янына килдем. Күңел сизгән, күрәмсең. “Тынычлап ял ит. Ул да йокласын, арыгандыр. Иртәгәсен күрешерсез...” дигәннәренә дә колак салмый килдем. Килсәм, офисның ишекләре ачык. Ә минем командир, күл сыман җәелгән кан өстендә, хәрәкәтсез ята. Ни беләндер бәреп, бер күзен чыгарганнар... Пульсын карадым, йөрәге хәлсезләнгән булса да, сизелер-сизелмәс кенә тибә иде әле. Тиз генә офис хуҗасын чакырып китердем. Ул килгән арада, аптечкада булган бар нәрсәне эшкә җигеп, яраларын бәйләштердем.
– Кичекмәстән шифаханәгә илтергә кирәк, – дидем.
Ә офис хуҗасы икеләнә калды.
– Анда илтсәк, аны шундук эзләп табачаклар һәм аңына килеп сөйли башлаганчы, үтереп тә куюлары ихтимал, – диде һәм кыскача гына булса да, мондагы соңгы яңалыклар белән таныштырды.
Көн яктысы төшкәнне дә көтеп тормыйча, шәһәрдән чыгып качарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Тиз генә Сергей Ивановичның өенә һәм үз офисына кереп, кирәге чыгу ихтималы булган барлык кәгазь һәм документларын җыйдым. Утырып килгән машинамның буеннан буена зур матрас җәеп, командирны шунда чыгарып салдык та Казакъстанга таба юл тоттык. Шәһәрдән чыккан чакта һәммә җирле машиналарны туктатып, җентекләп, кат-кат тикшерергә керешкәннәр иде инде. Димәк, хәбәр барып җиткән. Ерактан килүче машина булгангадыр, миңа игътибар да итүче булмады. Алла саклады үзебезне. Туктау кая, иркенләп сулыш алыр ара да булмады, ике сәгать уздымы-юкмы, Казакъстан чигенә барып җиттек. Монда чик сакчылары арасында да, таможниклардан да безнең таныш-белешләр җитәрлек булганга, проблема чыкмады.
Алай гына булса бер хәл, “коралланган куркыныч җинаятьче качты” дип, Сергей Ивановичны эзәрлекләү турында хәбәр дә биреп өлгергәннәр иде инде. Дөресен сөйләгәч аңладылар һәм хәлебезгә дә керде чик сакчылары. Чөнки Сергей Ивановичның кем икәнлеген алар яхшы белә иде. Шундук авыруны якындагы поселокка озата барып, операция өстәленә дә салдылар. Кешене шулкадәр кыйнарга кирәк бит, сөйләсәм ышанмассыз, калҗа-калҗа булып кискәләнгән һәм туракланган иде аның бөтен тәне. Сынмаган сөяге калмаган. Дүрт сәгать чамасы дәвам итте операция – төзәттеләр, ялгадылар һәм ямадылар да ямадылар. Алай да ничек исән калган, йөрәге бик нык икән, диделәр. Барысы да уңышлы килеп чыкты, тик күзе генә менә... Күзне генә саклап кала алмадылар, – дип уфтанып куйды Айрат.
– Бәреп чыгаргач та, күзне кесәгә салып куярга кирәк булган, онытканмын, – дип шаярган атлы булды Сергей Иванович. – Аның каравы, менә монда килеп чыккач, шул күз аркасында икебез дә пират булып киттек...
– Ул вакытларда шаяру кая?.. Башны кая куярга белмәгән көннәр булды. Сергей Ивановичны өлкә шифаханәсенә күчерделәр. Бер ай чамасы көн-төн сакларга туры килде үзен. Белсәләр, шундук табачаклар һәм юк итәчәкләре көн кебек ачык иде. Аны ничек эзләүләре турында хәбәрләрне җиткереп тордылар. Шул рәвешле, без икебез дә, орден һәм медальлар белән бүләкләнгән ике сугыш ветераны, үз Ватаныбызда эзәрлекләнә торган куркыныч җинаятьчеләр булып киттек. Кире кайту турында хыяллану кая, юллар ябык иде безнең өчен. Икәүдән икәү япа-ялгыз торып калганбыз. Гаиләбез юк, өебез юк, соң чиктә, үзебезне якларга сәләтле Ватан да юк. Бары бер нәрсә – акча бар... Алай да әле акча бар!
– Ярый әле, акчаларны чит ил банкларына күчереп барырга акыл җиткән, – дип, шул урында Сергей Иванович та сүз кыстырып куйды.
– Казакъстанда озак тоткарланырга ярамый иде. Табачаклары көн кебек ачык иде... Сергей Ивановичны аякка бастыргач та, Европа тарафларына юл тоттык. Башта Германиядә булдык. Аннан Франциягә, Франциядән – Испаниягә... Ләкин кая гына барып чыксак та, үзебезне тыныч хис итә алмый идек...
Китап редакциядә сатуда бар. Реклама 12+
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев