Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Әдәби минутлар

Канат куеп иңнәргә

Котып – җир шарының “күчәр очы” дип уйланылган ноктасы. Төньяк полюс – төньяк котып. Зәлидәгә бу якларда алты ел яшәргә туры килде. Өйләнешү белән алар Төмән өлкәсенең иң төньяк ноктасындагы посёлокка киттеләр. Поляр экспедициядә эшләүче ире белән тормыш корып җибәрделәр. Башта уллары, аннан кызлары туды. Балалары шунда тәпи китте

Нинди генә кырыс һава шартлары булмасын, адәм баласы барысына да ияләшә, яшәү өчен көрәшә башлый. Яшь гаилә өчен нинди генә авырлык булмасын, аны бергә-бергә җиңә бару аларның мәхәббәтләрен, бер-берсенә булган ихтирамнарын ныгытты гына. Унбиш көнгә экспедициягә чыгып киткән ирен сагынып көтеп ала иде Зәлидә. Ул кайтуга нинди тәмле ризыклар пешерәсен, нинди салатлар ясыйсын көндәлегенә язып бара торган булды. Газ ятмаларының иң күбе монда, Обь елгасының түбән агымында, ә посёлокта газ юк. Ярый әле электр бар. Газ югына аптырап тормады Зәлидә, “чудо-печка” дип йөртелгән савытта бәлешен дә, өчпочмагын да пешерде, үрдәген дә кыздырды. Өйләнешү белән аларга вагонның яртысыннан урын бирделәр. Иптәше ялга кайткач, алар бергәләп шкафны да, ятакны да үз куллары белән ясадылар. Кичләр буе кечкенә радиодан татарча тапшырулар эзләп азапландылар. Сагыналар иде туган якларын. Татарча сөйләшүче берәр кешене урамда очратсалар, тизрәк әңгәмә корып җибәрәләр иде. Төн урталарында гына татарча тапшырулар башлана. Зәлидә татарча җырлар яңгыраса, кушылып җырлый торган булды. Ләкин аның җырга һәвәслеген бу гына канәгатьләндерә алмады. Тора-бара ул посёлокта оешып кына килүче ансамбльгә йөри башлады. Әле “Тамчы гөл“ ансамбле белән Салехардка җыр бәйгесенә дә барып кайтты. Кешедә теләк кенә булсын!

Ярты елдан яшь парларга ике бүлмәле фатирның кечкенә бүлмәсен бирделәр. Унике квадрат метрлы бу бүлмә аш пешерә торган урын да, зал да, йокы бүлмәсе дә иде. Һава шартлары бозылган вакытта вертолётлар очмаса, шушы унике квадрат метрлы бүлмәдә өч-дүрт буровик та кунып чыга. Күңелең генә киң булсын!

Посёлокта балалар бакчасы юк. Бер-берсенә ярдәмгә килү, балаларны чиратлап карау кебек нәрсәләр тиеш кебек кабул ителә. Зәлидә дә кичке мәктәпкә урнашты. Көндез өч-дүрт баланы үзе карый. Кичке якта балаларын калдырып эшенә китә. Сиксәненче елларда “Һәркемгә мәҗбүри урта белем” дигән махсус карар чыгарылды. Кешеләр унсигез яшьтәме, илле биштәме – кичке мәктәптә укып урта белем алырга тиешләр иде. Төмән өлкәсенең иң төньяк ноктасы булган Ямбургта – газ ятмалары табылган урында да кичке мәктәпнең филиалы эшләде. Зәлидәгә дә анда берничә тапкыр барырга туры килде. Бару дигәннән, вертолётта очарга. Кичке мәктәпкә вахтадагылар гына түгел, ә тирә-якта яшәү-

че ненецлар, хантлар да укырга, зачёт бирергә киләләр. Зәлидә сөенеп бетә алмый. Ул – гади авыл кызы, менә нинди ерак җирләрдә үзенең белемен, булганлыгын күрсәтә ала! Кыенсынып, тартынып та тормый, остазлары өйрәткәнчә, үз-үзенә ышанып, ныклап әзерләнеп, үзеннән күпкә зур кешеләргә тарих сәхифәләрен сөйли. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирдә, шулай яшь көенчә, үзендә зур җаваплылык тоеп эшләде Зәлидә. Сынатмаска! Син – мөгаллимә!

Төньякның табигате кырыс. Әмма адәм баласы бар нәрсәгә дә әкренләп күнегә, ияләшә, яраклаша. Булганыннан канәгать булып, матурлык эзләп яши бирә. Зәлидә анда яшәмәсә, каян күрер иде төньяк балкышын? Төньяк балкышы – табигать могҗизасы бит ул! Зәлидә бу могҗизаны озак күзәтә. Салават күперен күргәндәге кичерешләре белән чагыштыра.

Ә төньяк боланнарын җигеп килгән җирле халык белән аралашу – үзе бер вакыйга! Нинди кырыс шартларда яшәсәләр дә, килгән халык белән бик ачылып сөйләшәләр. Үз куллары белән эшләгән бизәкле аяк киемнәрен (кисиларын, унтыларын) тәкъдим итәләр. Котыпта яшәсәләр дә күңелләре йомшак, сөйләшүләре эчкерсез. Моның шулай икәнен Зәлидә зачёт алган вакытта да күзәтә. Белмәгәннәрен ачык итеп әйтәләр. Алдашып, нәрсәне дә булса күчереп утырмыйлар. Белмәсәләр: “Мин әле моны өйрәнмәдем”, – дип турысын әйтеп салалар. Җирле халыклар үзләренең яшәгән урыннарын ярата, аннан еракка күченеп китү турында уйламыйлар да. Аларның түземлегенә, чыдамлылыгына исең-акылың китәр! Ел әйләнәсенә көтүлекләрен бер җирдән икенче җиргә куып йөртәләр. Кайда болан мүге яхшы, боланнары шунда туклана. Күпме тырышлык куеп, табигатьне саклап эш итәләр алар. Моңа гаҗәпләнерлек тә шул!

Җәй бик кыска тундрада. Әмма посёлок халкы аның нигъмәтләренә битараф түгел. Башта морошка җыя. Бик хикмәтле, файдалы җиләк ул. Үзе нәкъ кура җиләгенә охшаган. Бер сабакта бер җиләк булып кызарып утыра. Кызыл булгач, өлгергәндер дип уйлый күрмә тагын. Өлгергән морошка сап-сары, үтә күренмәле була. Менә моны ничек табигать могҗизасы димисең?! Морошкадан соң зәңгәр мүк җиләге (голубика) җитешә. Аннан кара җиләк (черника) өлгерә. Алары бездәге карлыган куагы кебек утыралар. Бу җиләкне җыю өчен махсус җайланма да ясыйлар кайберләре. Ләкин алай җыярга ярамый дип кисәткән язуларны җирле матбугат битләрендә чыккан мәкаләләрдән укырга була, чөнки ул уңышның кимүенә китерә икән. Нарат җиләге дә (брусника), мүк җиләге дә (клюква), кызыл бөрлегән (костяника) җыйган чаклар да булды. Җыярга гына иренмә! Килгән халыкның күпчелеге кайнатмалар ясарлык җиләк тә, тозларлык, киптерерлек гөмбә дә җыя. Черкиләр белән көрәшә-көрәшә кышка витаминнар әзерлиләр. Салкын якларда яшәгән кешегә бигрәк тә аларны ашарга кирәк. Җиләкләрдә шикәр аз, ә витаминнар, минераллар күп. Бигрәк тә С витаминына бай икән алар. Зәлидәләрнең дә базы табигать биргән нигъмәтләр белән шыплап тула. Беренче катта булгач, иренмичә баз казыдылар. Ире белән икәүләп киштәләр дә ясадылар. Кайнатмалар куярга да урын булдырдылар. Кышлар анда бигрәк озын шул. Азык-төлек җәй-көз генә кораблар белән килә. Кышкы юллар әлегә ачык түгел. Посёлоктагы халык шуңа күрә барысын да алдан хәстәрләп куя. Тартмалар белән банкалы сөт, ит ала. Туган якка кайтканда, күчтәнәчкә дә себер җиләкләрен, тушёнкаларны, куертылган баллы сөтләрне алырга онытмый. 

Бик матур, бик күңелле яшәделәр Зәлидәләр посёлокта. Аралашучы, серләшүче дуслар да таптылар. Котыпның кырыс шартларын сизмәделәр дә. Нинди милләттән булуга карамастан бер-берләре белән эчкерсез булдылар. Бәйрәмнәрне бергәләп каршыладылар. Татарлар кулич пешерергә өйрәнсә, украинкалар, белоруслар өчпочмак пешерде. Беркем беркемне кимсетмәде. Җырлар бер, уйлар бер, хыяллар да бер иде! 

Запорожьедан килгән Валентина татар егете Равилгә кияүгә чыкты. Татарча өйрәнә башлады, ансамбльдә татарча да җырлады. Үзе Зәлидәгә украин җырларын өйрәтте. Әле хәзер дә колагында яңгырап тора ул көйләр. Грозныйдан килгән Лариса башкорт егетенә чыкты. Бернинди милләт аеру, кемнедер кимсетү дигәнне күрергә дә, ишетергә дә туры килмәде. 

Яшь вакытларын уйлап утырганда, Зәлидә аптырап бетә. Үз сорауларына җавап та таба алмый. Валентинасы картайган көнендә туганнарын да күрә алмый интегә, чөнки туган ягында сугыш бара. Өлкән яшьтәге туганнары аннан беркая да китмәскә булдылар. Ни күрсәк тә, шунда күрербез дип калдылар. Эвакуация вакытында да китмәделәр. Дөньяның тынычлануын өмет иттеләр. Ларисасы Грозныйдагы галәмәтләр вакытында бөтенләй эзсез югалды. Башкаларны әйтәсе дә юк! Нәрсә булды илгә, нәрсә булды халыклар арасындагы мөнәсәбәтләргә?! Без бит – шул ук кешеләр. Башка планетадан төшмәдек ич! Кешеләрнең күңеленә котып, туң үтеп кердеме? Шулайдыр. Туң йөрәклеләр башкача уйлый белмиләрдер шул!

Дөнья мине үзгәртте, еламаска өйрәтте... Хәсән Туфанның бу шигырь юлларын Зәлидәгә күп тапкырлар кабатларга туры килер дип кем уйлаган?! Себер язмалары матур гына башланса да, тормышны җимерерлек аянычлы вакыйга саклап торганын алар сизми дә калдылар. Кичке мәктәпнең сессиясендә, иң ерак ноктада, котыпта – Ямбургта чагы иде Зәлидәнең. Бер атна эчендә дөньяның асты-өскә килде. Аның командировкадан кайтуына ирен кулга алып, төрмәгә япканнар. Балалар – күршеләрдә. Югыйсә ире балалар белән өйдә утырырга тиеш иде. Эшкә чакыртып алганнар. Ә анда авария булган. Авариядә бер хатын үлгән. Аның алты яшьлек баласы ятим калган. 

Ярты елга сузылган кара көннәр: тикшерүләр, судлар, төрмә, поселение... Иптәшенең әйтүенә караганда, кеше үлемендә аның гаебе юк. Гаепле кеше – зур түрә. Аны төрмәдән алып калачаклар. Ләкин ул уйлаганча килеп чыкмады. Түрә тиз арада бу промыселдан китте. Мәскүдә эшли диделәр. Без күрәсен кем күрсен, дип, Зәлидә ике баласын кочаклап калды. Ирен алты елга колониягә җибәрделәр.

Тормыш сине кайсы яктан сынап караса да, бирешмәскә, бөгелмәскә кирәк. Балалар көн дә “әти” дип елый. Сагыналар. Әтиләренең ике атналап эшкә чыгып киткәненә күнеккәннәр иде. Менә инде биш ай бернинди хәбәре юк. Кая гына язмады Зәлидә. Төмәнгә дә, Мәскәүгә дә хатлар юллады. Иренең кайдалыгы биш айдан соң гына мәгълүм булды. Аны башта Төмән төрмәсендә тотканнар. Аннан Свердлауга җибәргәннәр. Шулай итеп, ахыргы нокта – Новгород өлкәсе... Аның белән бер этапта нинди генә тоткыннар булмагандыр да, юлда нинди генә газаплар кичермәгәндер Зәлидәнең ире...

Дәвамы – киләсе санда.

Зөлфия Сираи-Муллаянова

Фото ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев