Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Әдәби минутлар

Канат куеп иңнәргә

Зәлидә балалары белән туган якларына да кайтып килде. Бер җирдә үзенә урын таба алмады. Ашның тәме, яшәүнең яме бетте. “Төрмәгә бер эләккәч, юньле кеше булып кайтмый инде ул, яшь гомерләрең зая уза”, диючеләр дә булды. Зәлидә андый сүзләрне колагына да элмәде. Көтте, сагынды. Өзгәләнде, ләкин сер бирмәде. Улы белән кызын балалар бакчасына урнаштырды, үзе эшкә чыкты. Көндезләрен озын баракларның идәнен юды. Кичен, балаларын күршеләргә калдырып, кичке мәктәбенә ашыкты. Күршеләргә калдыра алмаганда, балаларын үзе белән эшкә йөрткән чаклары да булды.

Дәвамы 

Салкын кара көзләр җитте. Зәлидә көн саен иреннән хәбәр көтеп яши башлады. Өметеңне сүндермә икән! Көткәннәр генә бәхеткә лаек! Яраткан язучысы Фәнис Яруллинның бу алтын сүзләре Зәлидәдә өмет чаткылары уятты. Килде ул көн! Төмән шәһәреннән килгән ниндидер комиссия турында ишетеп, посёлок идарәсенә чапты Зәлидә. “Сабыр итегез, ике-өч көн эчендә җавап килер”, – дип ышандырдылар аны. Бар бит ул үз эшенә җаваплы караган кешеләр. Бар бит ул сүзендә тора алучылар! Чыннан да, өч көн дигәндә телеграмма килде. Анда иренең Новгород өлкәсендәге колония-поселениедә булуы хәбәр ителгән иде. Шул адреска телеграмма җибәреп, килергә рөхсәт язуы да алды Зәлидә. Эштән берсүзсез җибәрделәр. Тиз арада җитмеш килога якын азык-төлек тә җыелды. Дуслары сало, каклаган, ысланган ит, консервалар, җылы оекбашлар алып килделәр. Һәммәсенең дә үзләре исеменнән күчтәнәч җибәрәсе килде. Балаларны алып калучы да табылды. 

Юл газабы – гүр газабы дисәләр дә, юлга чыгу Зәлидә өчен газап түгел, ә әйтеп бетергесез шатлык иде. Башта – Төмән, аннан – Свердлау, Мәскәү аэропортлары. Ниһаять, Мәскәү – Таллин поезды. Ул нәкъ төн уртасында кирәкле станциягә төшәчәк. Аннан инде ничек тә барып җитү юлын табар. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, аның белән бергә килүче яшь парлар да шул станциядә төшә икән. Аларны әтиләре мотоцикл белән каршы алачак. Менә шулай итеп, Зәлидәгә сөенер өчен тагын бер сәбәп булды. Биш минутка гына туктады поезд бу станциядә. Яшь парларны, чыннан да, озын плащ кигән 50 яшьләр тирәсендәге ир-ат каршы алды. Ул, балалары белән күрешкәннән соң, Зәлидә янына килеп: “Борчылмагыз, ярты сәгатьтән сезне алырга килермен. Монда чегәннәр бик күп, әйберләрегез яныннан китмәгез”, – дип кисәтеп китте. 

Чыннан да, станция эчендә чегәннәрдән башка беркем дә юк иде. Зәлидә бераз шомланып калды. Никадәр чакрымнар узып, мең мәшәкатьләр белән иренә дип алып килгән күчтәнәчләреннән колак кагасы килмәде. Юл арбасына тутырылган әйберләре өстенә менеп утырды. Акыллы кыяфәт белән, кулына китап тотып, укып утыра башлады. Үзе чегәннәрне күзәтте. Алар да Зәлидәдән күз алмадылар. Әле берсе, әле икенчесе килеп, я сәгать сораган булды, я “дай руку, красавица, погадаю”, дип бәйләнде. Зәлидә куркуын яшерергә тырышты. “Әстәгафирулла! Аллаһым! Бу бәндәләрдән мине сакла”, – дип берөзлексез кабатлады.

Озакламый теге ир-ат та килеп җитте. Ул юл арбасын “люлькага” урнаштырып куюга Зәлидә тиз генә мотоциклның арткы утыргычына менеп тә кунаклады. Яңгыр астында кайтсалар да, Зәлидә чыланырга да өлгермәде. Посёлок читендә урнашкан учреждениенең зур капкасы янында төшеп калгач кына яңгырның берөзлексез коюын сизде. Тизрәк капка янындагы кызыл төймәгә басты. Шул арада якында урнашкан контроль үткәрү пунктыннан хәрби киемдәге кеше чыкты. “Кем? Ни өчен монда?” – дигән кыска гына сораулар бирде. Зәлидә калтыранып кына: “Я на свидание,” – дип, арбасын сөйрәп, аның артыннан китте. Шул арада аның борын төбендә генә тимер ишек дөбердәп ябылды. Берни дә аңламый калган Зәлидә, әллә дөрес әйтмәдемме дип, тагын төймәгә басты. Бу юлы озак кына ачмый тордылар. Өченче тапкыр төймәгә үрелде. Бу юлы, хәтәр ярсыган кыяфәттәге хәрби: “Свидание с семи часов!” – диде дә ишеген тагын да катырак ябып кереп китте. Яңгыр берөзлексез коя. Яшеренер урын да юк. Инде җилкәләр генә түгел, аркалар да манма су булды. Йортлар янына барып ышыкланыр иде, кем белә, бәлки, иртәрәк тә ачарлар. Сазлыктан арба сөйрәве дә җиңел түгел ич. Бер аяктан икенче аякка сикереп җылынырга маташты. Ни дисәң дә, көзге яңгыр шул, үзәккә үтә торган. Әнә бер эт тә Зәлидә янына килеп елышты. Аңа юлына дип алган ризыкны бирде. Гел күптәнге танышы кебек янында сырпаланды эт. Хуҗасыз калгандыр бичара. Эт булып эт Зәлидәнең эчке халәтен аңлады кебек, аның янында бөтерелде. Яшь хатын көзге яңгыр астында өч сәгать торырмын дип уйламаган иде. Ни эшләмәк кирәк?! Өеннән куып чыгарылган, хуҗасын югалткан эт хөкемендә икәнен Зәлидә шунда аңлады. Туңудан дерелдәгән иреннәре: “Газиз бер Аллам, ярдәмеңнән ташлама колыңны!” – дип берөзлексез кабатлады. Яңгыр туктаганын да сизмәде ул. Тәне ут кебек кызыша башлады. 

Берәм-берәм эшкә килүчеләр күренде. Капка янында калтыранып торучы яшь ханымда берсенең дә эше юк. Роботлар кебек, җансыз булып күренделәр алар Зәлидәгә. “Әй, кешеләр!? Нигә мәрхәмәтле түгел сез?” – дип кычкырасы килде. Ниһаять, учреждение ишегалдында хәрәкәт башланды. Капка ярыгыннан тоткыннарның тезелгәнен карап, рапорт биргәннәрен тыңлап, вакыт тиз үтте. Менә Зәлидәне КППга керттеләр. Юл арбасындагы бөтен әйберләрне актардылар. “Это не положено,” – дип, кайбер ризыкларны читкә алып куйдылар. Бүмәгә пеләш башлы тоткын килеп керде. Пеләш баш аның ире икән. Ул танырлык түгел, ябыккан. 

– Әтисе, синме соң бу? – дип пышылдады Зәлидә. 

– Нишләттегез аны? Нишләттегез? – дип кычкырганын үзе дә сизми калды.

– Мин, мин, Зәлидәм! – диде тоткын. 

Менә алар бер-берсенә сарылып катып калдылар. 

– Әнкәсе, син нык юешләнгәнсең, әллә яңгыр астында тордыңмы? – дип кенә әйтә алды ире. – Барысын да хәл итәрбез. Ышан! Шушы адрес буенча бар. Мин сөйләшеп куйдым. Төшке ял вакытында килермен.

Шул арада аны чакырып та алдылар.

“Ышан миңа! Бар да әйбәт булыр!” – Зәлидә өчен моннан да матуррак, моннан да җылырак сүзләр юк иде. 

Шундый җылы сүзләр кирәк: өмет бирә торган, 

Чын күңелдән әйтеп, бәхет күрә торган, – дип җырлыйлар бит әле. Шул җырдагыча: Канат куеп иңгә, бирешмичә чиргә, 

Шундый җылы сүзләр ишетәсе килә... Күп ишетте Зәлидә андый сүзләрне. Килеп урнашырдай йорт та сөйләшеп куйды. Эшенә телеграмма сугып, бер атнадан Новгород өлкәсенә китәчәген дә хәбәр итте, урынына кеше эзли торсыннар, янәсе. Балалар әтисез үсмәсен! Балаларның үскәнен әтиләре күрергә тиеш! Ничек яшәрләр яңа җирдә? Балаларын кая урнаштырырлар? Анысы хәл ителмәгән иде әле. Иң мөһиме – бергә булу, ни күрсәк тә, бергә күрү! 

Зөлфия Сираи-Муллаянова

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев