Йосылу
Шулай итеп, без Мусабай әтидә яши башладык. Әти булган кеше сапожник иде: күн итекләр ямый, кизитекләр олтанлый, атларга сбруйлар ясый. Аңа әллә кайлардан киләләр иде. Мин беренче класска укырга кергәч, дәрес карашырга да булыша иде. Ләкин гомере генә кыска булды. Югыйсә әтиле булган идем, бик тә яраткан идем. Башкалар «әти» дип эндәшкәндә, минем дә «әти» диясем килә иде... Икенчедәме, өченче класста укыганда микән, утызынчы март көнне (нигәдер числосы бик нык истә калган) күрше кызы Клара керде.
(Дәвамы)
Шулай итеп, без Мусабай әтидә яши башладык. Әти булган кеше сапожник иде: күн итекләр ямый, кизитекләр олтанлый, атларга сбруйлар ясый. Аңа әллә кайлардан киләләр иде. Мин беренче класска укырга кергәч, дәрес карашырга да булыша иде. Ләкин гомере генә кыска булды. Югыйсә әтиле булган идем, бик тә яраткан идем. Башкалар «әти» дип эндәшкәндә, минем дә «әти» диясем килә иде... Икенчедәме, өченче класста укыганда микән, утызынчы март көнне (нигәдер числосы бик нык истә калган) күрше кызы Клара керде.
– Әйдә аптекага барып кайтыйк әле, – ди. Аптека Кадермәттә иде. «Миңа да дару алып кайтыгыз әле», – дип әти акча бирде. Без Кадермәткә даруга киткәндә, өй артындагы киртәгә утырып, безне озатып калды.
– Өстегезгә бик юка киенгәнсез бит, – диде.
– Көн җылы бит, туңарлык түгел! – дибез. Чыннан да, көн бик җылы иде.
Аптекадан кайтканда Клара әйтә:
– Әйдә суга да барып кайтыйк инде, эш бетә торсын!
– Әйдә! – дим. Көянтә-чиләк алырга Клара үзләренә кереп китте, мин үзебезгә. Өй алдына кереп, ишек тоткасын гына тоткан идем, өй эчендә нәрсәдер дөбер-шатыр килде. Мин котым очып чыгып чаптым да, Клараларга кердем.
– Безнең өйдә әллә нәрсә дөпердәде, өйгә керергә куркам!
– Әй куркак! Өйдә нәрсә булсын! Әйдә, чиләкләреңне үзем алып чыгып бирәм!
Клара кыю гына өйгә кереп киткән иде, бераздан чырылдап кычкыра-кычкыра килеп чыкты.
– Анда… Анда әтиең асылынып тора!
Бу куркыныч сүздән котым чыкты, өйгә кермәдем, Кларага ияреп киттем. Безгә кешеләр җыелган, врачлар да килгән, әтине өйдә ярганнар.
– Үпкәсе кабыргасына ябышып беткән, моңа кадәр ничек яшәгән бу! – дигәннәр – Авыртуга чыдый алмагандыр, шуңа асылынгандыр, – дигәннәр.
Без әнкәй белән яңадан үзебегә кайтып яши башладык.
Йосылу тынып калды, кечкенә чакта күргәннәре күңел төпкеләреннән күтәрелеп, кабат ятимлеге, фәкыйрь тормышлары, кайгылары җанын телгәләде, күрәсең...
Калган көннәрдә хикәяләрендә якты сәхифәләр күбрәк иде.
– Дүртенче классны тәмамлагач, Сәфәргә укырга бардык. Безнең димме, минем димме, бәхетсезлеккә, мәктәп сигезьеллык кына иде. Сәфәрдә татар мәктәбе, мари телен укытмыйлар. Бер көнне татар теленнән Зәмзәмия апа диктант яздырды. Икенче дәрестә Зәмзәмия апа мине бастырып мактады:
– Менә, укучылар, Йосылу беренче мәртәбә татар телендә диктант язды, алты гына хатасы бар, молодец! – диде. И әйбәт тә укытучы иде, классыбыз белән ярата идек Зәмзәмия апаны. Тагын бер нәрсә нык истә калган. Мәктәптә атна саен линейка була иде, чиратлап политинформация ясаталар. Миңа да чират җитте. Ике дәфтәр тутырып, дөнья хәлләре турында гәзитләрдән күчердем. Линейка алдына чыгып, шуны укыдым, бик озакка китсә дә, туктатмадылар. Беренче дәрес физика иде. Укытучыбыз Мират абый мине бастырды да:
– Батырова, менә син чыгыш ясадың. Тыңлаучылар тотарлар да сорау бирерләр – нәрсә соң ул «ассоциация» диярләр. Ни дип җавап бирер идең? – ди.
Мин кыенсыныбрак кына: «Оешма кебегрәк инде» дидем.
– Әйе, дөрес әйтәсең, оешма дигән сүз ул, диде. Шуннан соң ул сүз гел күңелемдә йөрде. Мират абый миңа гел бишле генә тезә иде физикадан.
Мин сигезне бетереп киткәч тә укучыларга: «Бар иде бездә бер кыз», дип мактаган.
– Яхшы укыгансың инде, бишлене тәккә куймыйлар.
– Әйбәт укыдым, кызганыч, яңадан укырга насыйп булмады. Сигезне бетергәч, Минзәлә педучилищесына иптәш кыз белән барган идек, керә алмыйча кайттык. Киләсе елга тагын барырбыз дигән идек, кая инде ул, бер эшли башлагач китеп булмады.
– Яшең җитмәгән килеш эшкә алдылармы?
– Алмыйча! Колхозда яшькә карап тормыйлар! Башта Оркыя исемле апа янында пешекче ярдәмчесе булдым. Күп итеп бәрәңге әрчим, дүртәр җәем токмач кисәм, басуга механизаторларга ашарга илтәм. Мин Оркыя ападан бик күп эшләргә өйрәндем. И әйбәт тә апа иде! «Бөтен эшне дә эшли беләсең, кияүгә генә бирәсе бар сине!» – дия иде.
Беркөнне безгә бригадир Галимҗан абый килде.
– Әйдә әле, сыер саварга алып китәм сине.Беләкләрең дә бик юан, савырлыксың, – дигән була. Шулай итеп, атка утыртып, фермага алып китте. Бер сыер имие тотмаган килеш сыер сава башладым. Башта авыр булды, әкрен сава идем. Әнкәй килеп булышкалады. Кайчакларда ветфельдшер Фәрит абый да савыша иде. Бигрәк әйбәт абый иде инде! Кешелекле, ярдәмчел иде. Шулай эшем җайлана гына дигәндә, әнкәйне Ишембай картка сорап, Суыксудан димчеләр килде.Тәки ризалаштырдылар. Минем барасым килмәде. Өйдә берүзем яшәп калдым. Берүзем йокларга куркам, иптәшкә Клараны чакырам.
1967 нче елның көзе иде. Әнкәйне сагынам бит, ялгыз башка кыен... Суыксуга китәргә булдым. Үзем урынына сыер саварга Назиләне алып килдем фермага. Ул көнне җыелыш булды. Ярышта беренче урынны алганга, миңа байрак китереп тоттырдылар, премия белән бүләкләделәр. Кулыма байрак алгач, күңелем тулып китте, елап җибәрдем… Менә елыйм, менә елыйм, тыелып булмый гына бит! Авылымнан бер дә китәсем килми иде шул, монда якын дусларым бар, эштә гел мактап кына торалар, яшәве күңелле... Шуннан, юынып менәм дип, елгага йөгереп төштем. Юынып менүгә, «Беренче Май» дигән сыерым каршыма баскан да миңа тутырып карап тора! «Минем белән саубуллашмадың бит!» дигән сыман тоелды. Сыерның муеныннан кочаклап, тагын икәүләп еладык. Әйе-әйе, чын менә! Аның да күзләренә мөлдерәп яшь тулды... Без малны хайван дип кенә карыйбыз, ә алар бөтен нәрсәне дә аңлый: иркәләгәнне дә, яратканны да. Мин сыерларымны яраттым, иркәли-иркәли генә саудым, алар да миңа җавап итеп, күп итеп сөт бирделәр. Менә шулай Суыксуга киттем. Баргач та, тугызынчы класска укырга гариза бирдем. Монда да: «Уку башланганчы гына берәр айга сыер саварга кер!» – дип килделәр. Риза булдым. Бер ай буена шунда эшләдем. Яңа бозаулаган сыерларны савам да, сөт җылы килеш бозауларга эчерәм. Сыерларым миңа ияреп кенә йөргәнне күреп, зоотехник Рифкать абый әйтә:
– Эткә әйләндереп бетердең бит инде сыерларны, гел сине генә карап торалар. Ничек итеп ияләштерәсең аларны? – ди. Мин әйтәм:
– Минем кебек итеп яратырга кирәк аларны, син яратсаң, алар да яраталар, – дим.
Кешенең тормышын 180 градуска борып җибәрә тоган көне була дигәнне ишеткәнем бар иде. 4 октябрьдә минем шундый көнем булды.
Эштән арып кайтып, йокларга яттым. Ишембай бабайның (әнкәйнең карты) кызы Люция апа мине клубка чыгарга кыстаса да, чыкмадым. Төнге икеләр булгандыр, Люция апа кайтып ятты. Без аның белән икәү йоклый идек. Мин уянып, сәгатькә карадым. Әле эшкә киткәнче вакыт бар икән дип, борылып яттым. Йокыга да китеп өлгермәдек, ишек шакыйлар. Өч ир-ат килеп керде бит. «Кыз сорарга килдек!» – диләр. Миңа кагылмый бу, Люция апаны сорап килгәннәр, дип уйлыйм бит инде. Бәй, тора-бара колакка чалына башлады: минем турыда сүз бара! Минем әле кияүгә чыгу турында уйлап та караганым юк! Мине торгыздылар болар. Димли башладылар.
– Кияүгә чыгарга җыенмыйм әле мин! – дим. – Мин укырга телим! Әнә, Люция апаны алып китегез, мин бармыйм!
Әнкәйнең дә җибәрәсе килми:
– Армиядә егете бар бит, – ди. Чыннан да егетем армиядә иде. Ну, егет дип, без аның белән йөрмәдек, ул үзе генә яратып йөрде. Киткәндә: «Мине көт!» дигәние. Аны Клара ярата иде, дустымны рәнҗетәсем килмәде, шуңа ул егет белән йөрмәдем.
Мине сорап килгән егеткә яшертен генә карап алдым: озын гына буйлы, чибәр генә, елмаеп кына тора, күбесенчә абыйсы сөйләшә, кыстый, энесен мактый:
– Армиядә служить итеп кайтты! Любой эшне батырып эшли! Эчми, тартмый. Тормышлары әйбәт, мал-туарлары лапас тулы!
– Барыгыз әле, тышка чыгып сөйләшегез, танышыгыз, аңлашыгыз! – дип безне чыгарып җибәрделәр.
Чыктык инде, беренче күргән кеше белән ни сөйләшәсең?!
Дәүләтгәрәй әйтә:
– Курыкма, мин сине обижать итмәм, – ди.
Егетнең абыйсы безнең янга чыкты да: «Әйдә, машинага салабыз да, урлап алып китәбез!» – ди.
Ахырсында Дәүләтгәрәй ошады миңа. Бармыйча калсам, гомер буе үкенермен сыман тоелды. Тәки ризалаштым бит! Шулай итеп, кияүгә чыгуым да кеше төсле булмады! Утырып киттек. Иртәнге дүрттә Чыршылыга барып җиттек. Без кайтуга әзерләнеп торганнар, өстәл тулы ризык. Дәүләтгәрәйнең Янилә җиңгәчәсе, миңа биана буласы Аксылу әни каршы алдылар. Аксылу әни урын өстендә ята, авыру иде. Өйдә эшче кулы кирәк булганга өйләндерергә булганнар Дәүләтгәрәйне. Ул чагында әле минем ипи дә салганым юк иде. Бик яшь идем бит әле мин ул чагында, унҗидедә генә идем!
– Бигрәк яшь булгансың шул, бишектән чыккан чагың гына!Сез ничек язылыштыгыз соң? Закон буенча ул вакытта унсигез яшьтән генә язылышырга рөхсәт иде бит!
– Язылышмыйча яшәдек! Беренче балам тугач кына, балага туу турында таныклык алганда язылыштык. Бигрәк юләр булганмын инде! Соң, гел белмәгән – күрмәгән кешегә ияр дә кит!
– Үкенмәдеңме соң чыкканыңа?
– Юк, үкенмәдем! Башта да үкенмәдем, хәзер дә үкенмим! Дәүләтгәрәй минем өчен әйбәт булды. Аннары, Аксылу әни дә, туганнары да какмадылар, әйбәт булдылар. Ипи пешерергә Янилә җиңги өйрәтте. Беренче пешергән ипием әй кабарып пешкән иде инде, мактый-мактый ашадылар! Белгән эшләрне үзем эшләдем, белмәгәннәрен Аксылу әнием өйрәтеп торды. Беркайчан да «эш рәте белми» дигән сүзләрен ишетмәдем. И әйбәт иде дә Аксылу әнием! «Кызым» дип кенә торды. Мескенкәемнең бил турында аркасында олы шеш бар иде. Аны көн саен үлеген чистартып, дару сөртеп бәйли идем. «Синең кулың йомшак, әнкәй иркәләгән сыман» дия иде. Чыршылыда мин тагын фермага сыер саварга кердем. Аксылу әнием, мин килгәч, озак яшәмәде. Бер кайтуымда кайнанам урында ята, куллары як-якка таралып төшкән. Аңын югалткан иде. Котым очып, Янилә җиңгиләргә йөгердем. Үзем елыйм, үзем калтыранам куркудан! Мин, Мусабай әти үлгәннән соң, мәетләрдән коточкыч курка идем. Ярый туганнар, карчыклар җыелдылар. Курыксам да бөтен эштә баштан азакка кадәр үзем йөрдем, карчыклар өйрәтеп тордылар. Чыршылыда халык нык ярдәмчел, бөтен авыллары белән Аксылу әнине хәзерләп озатыштылар.
– Йосылу, сез бит христиан да, мөселман да түгел, мәҗүсиләр. Сезнең изгеләрегез, Тәңрегез бармы? Вафат булган кешене ничек озатасыз, җирлисез?
– Аллага ышанабыз инде: авыр туфрагың җиңел булсын, урының оҗмахта булсын дибез. Ирләр гроб ясадылар, хатыннар гробка сыярлык итеп ак бәздән матрас белән мендәр тектеләр, аларга мунча себеркесе сыдырып, каен яфрагы тутырдылар. Себерке так санда булырга тиеш: я биш, я җиде, я тугыз. Аксылу әнине югач, киендердек, күлмәге өстеннән алъяпкычын да бәйләттек. Әни исән чагында үлем турында сөйләшкәндә еш кына «юл азыгы» дия иде. Юл азыгын киеменең бер як кесәсенә салдык – өч печенье, өч конфет, тәбикмәк тә салганбыз икән әле: «Бару белән туганнарны сыйларсың!» диделәр. Икенче кесәсенә тарак салдык. Алъяпкычның бер як бавына тастымал, икенче ягына яулык куйдык. Әнинең баш очы тәбәнәк булмасын дип, мендәре астына тагы бер тастымал куйдым, алмаш кирәк булыр дип, бер ыштанын салдым. Гәүдәсен җәймә белән каплап, кызыл, кара, яшел җеп суздык. Гробка баш очына тәрәзә ясадылар. «Өең якты булсын!» дип. Гроб төбенә бер кадак, тәрәзә өстенә тимер акча салдылар. Тегендә баргач, акчасы булсын дип. Гробны төшергәнче, кабергә ун сум акча ыргыттылар: «Менә, сатып алабыз, туганыбызны какмагыз, рәнҗетмәгез, дус булыгыз», – дип. Гробны төшергәч, өстенә өч гөлҗимеш чыбыгы куйдылар, аннан соң имән такталар тезделәр. Килгән һәр кеше берәр уч туфрак ыргытты.
– Ул җепләр, гөлҗимеш чыбыклары нигә микән?
– Җепләр таганда атынган кебек теге дөньяга ипләп алып төшсеннәр дип. Мин үзем дә карчыклардан сораштырып кына белдем. Гөлҗимеш чыбыгы «тегендәге яманнардан» саклау өчен диделәр.
Мәетне алып киткәнче бер тавыкны тотып, тамга салдылар: канат очын кистеләр, тырнагын аз гына кисеп, кан чыгардылар. Аксылу әнинең өчесен дә, җидесен дә җиңелчә генә үткәрдек, күп кеше чакырмыйча, кырыгына күп кеше чакырдык – кемнәр озатышкан, шуларның барысын да.
– Кырыгын ничек үткәрдегез?
– Соңгы туе сымак була инде ул. Мәҗлес азагында шәм яндырасы. Сәгать берләргә шәм яндырыла. Башта Кыямәт Чәвеч, Кыямәт Түрәгә багышлап бер шәм яндырасың, аннан соң әти-әни, әби-бабайларга берне яндырасың, ятим-җилпеләргә берне, аннан соң якын кешеләреңә шәм беткәнче яндырасың. Шәм дә так санда булырга тиеш. Шәм яндырылып беткәч, үлгән кешеләргә, өстәлдә нинди ризык бар, барысыннан да аз-азлап ашамлыкларны якыннарыңның исемен атый-атый бер савытка саласың да кеше йөрми торганрак җиргә куясың – Ә-әй, әйтергә онытканмын. Кырыгын үткәргәндә, зиратка барып Аксылу әнине чакырып кайттык: «Кырыгыңа ашка кайт, башка туганнарны, дусларыңны да чакыр!» – дип. Безгә ияреп Янилә җиңгинең кечкенә малае барган иде, кайтканда карасак, малай юк! Киредән зияратка йөгердек. Аксылу әнинең кабере янында тора! «Нишләп торасың?»-дигәниек, «Әби чыкмады бит әле!» – ди!
Йосылу матур итеп кычкырып көлде.
– Йосылу! Кыямәт Чәвеч белән Кыямәт түрә дидең. Алары кем?
– И, кем белгән инде аны, шулай диләр инде! Мин кеше әйткәнне генә сөйлим! Теге дөньядагы главныйлардыр инде!
Сөйләгән кадәресе дә минем өчен яңалык булды, ишеткән-күргән нәрсә түгел бит! Шулай да, бар халыкларда да вафат булган кешегә олы ихтирам күрсәтелә икән, кадерләп озаталар...
– Син үзең бер Аллага ышанасыңмы, күп Аллаларгамы?
– Бер Аллага! Без Кадермәт очында үзебезнең өйдә яшәгәндә, әнкәй күршедәге йөри алмый торган авыру бабайны карады. Мин әле укырга кермәгән идем. Шул бабай миңа догалар өйрәтте:
– Кызым, әгузе билләһи минәшәйтанир раҗим бисмилләһир рахманир рахим, – дип әйт ди. Лә илаһә илләллаһ Мөхәммәд Рәсүлулла, – дигәнен дә ятлатты. Тагын бер шигырь кебеген дә беләм: «И Ходам, и Ходам, дөнья ахирәт, иман байлыгы бир, ходам!» Шулардан башканы бер кемнең дә өйрәткәне булмады, белмим дә. Бабай өйрәткәннәрне гомер буе кабатлыйм.
– Алай булгач, син мәҗүси түгел инде, мөселман. Йосылу, ырым-шырымнарга ышанасыңмы?
– Юу-у-ук! Шул ырымнарга ышанып кулсыз кала яздым! Килен булып төшкәч, уң беләгем шеште, төннәрен авыртуына йоклый алмый идем. Аксылу әни карчык-корчыкларга йөртте, ырымнатып: су буена төшеп, киемнәрдән җеп суырып, суга агыздылар: имеш чирне агызып куалар.Агар менә, көт! Туктале минәйтәм, фермада сыерларны да чирләсәләр фельдшер дәвалый, мин нишләп аңгыраеп йөрим?! Дәүләтгәрәйгә ат җиктереп, больниска илтергә куштым. Больниста ике атна яттым, хирург дәвалады.
Дәвамы бар.
Роза Хәбибуллина.
Фото - Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев