Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Бәллүр тозак

Повестьтан өзек

...Төзелеш институтының дүртенче курсы иде. Киләсе елга диплом, аннан соң армия хезмәте. Кулыңа дипломыңны алуга туп-туры шунда җибәрәчәкләр. Юк, Айвазның бер дә армиягә барасы килми. Иркә малай булмаса да, кемгәдер буйсынып, кемнеңдер кубызына биеп йөрисе килми аның. Үзе теләгәнчә, җай белән генә яшисе иде. Җитмәсә, дөньясында тынычлык юк. Җибәрерләр әнә Чечняга. Тау арасыннан гәүдәңне эзләп тә тормаслар. Уф-ф! Юк, Айваз моңа әзер түгел!
Тулай торак бүлмәсендә чыгарылыш курс егетләре дә армиягә бармый калуның төрле юлларын эзли. 
– Дипломыңны алмый торсаң, беразга калырга була инде булуын, – ди берсе. 
– Ректоратка кереп: “Абзыкайлар, минем армиягә барасым килми, дипломым сездә генә торып торсын әле”, – дип әйтәсеңмени? 
– Биш ел ыштан туздырып йөреп, дипломсыз да калсаң... 
– Юк, малайлар, ни булса шул булыр, Аллага тапшырып, мин китәм. Бер елга ничек тә чыдармын. Авыл малае ла мин, – ди икенчесе. 
– Әйе, авылда көтүне сез көтсәгез, армиядә сезне көтәрләр. Сез, авылныкыларга не привыкать. 
– Әй син, шәһәр баласы, авызыңны чамалап ач. Менә бу йодрык синең белән бер тумаган. Җәй буе измә, кирпеч ташып, синең башың хәтле булган ул. Шоколад, конфеттан авырны күтәрмәгәнгә, әнә, синеке базда үскән бәрәңге үрентесе сыман. Шуңа да курка синең ишеләр армиядән. 
Айваз берсенә дә кушылмый. Берсен дә якламый да. Тагын бер елдан аның башы да шундый уйлардан тубалдай булачак икәнен чамалый ул. Их, булсын иде ул шундый бер түрә абзыең! Йә акчаң! Берсе дә юк бит. Ә армиягә барасы килми!
Сиринә белән танышулары да кызык кына булды. Диплом эшенә кирәкле материаллар эзләп, китапханәгә кергән иде. Курчак кебек кечкенә гәүдәле күзлекле кыз аның алдыннан гына өс киемен тапшырды. Салкыннан кергәнгә, күзлек пыяласы парланган. Кулыннан ялгыш төшеп киткән элгеч номерын таба алмый азаплана. Ул арада Айваз аны иелеп алды да кызның кулына тоттырды. “Курчак” татарчалап: 
– Рәхмәт! – диде. Елмайганда, бит очындагы чокыры Айвазка күз кысып алгандай тоелды. 
– Зур үс, бәләкәч! Әйберләреңне югалтып йөрмә бүтән.
Шулай язгандыр, күрәсең, уку залындагы урыннары да янәшә туры килде. Ул көнне уку уку булмады инде. Айвазның терсәге тиеп китсә дә, комачтай кызарып, керфекләрен аска төшерә торган оялчан кызның исеме Сиринә икәнлеге, быел дизайн факультетының өченче курсында укыганлыгы билгеле булды. Китапханәдән дә бергә чыктылар. Егет кызны озатып та куйды. Әллә бик кыю булмыйча, сөйләшкәндә, күбрәк “дилбегәне” аңа биргәнгә, Айваз Сиринә янында үзен иркен хис итте: шаяртты, кайчагында олы кеше булып, кызны ачулангандай кыланды, аннары бергәләп, шуннан кызык табып көлделәр. Кыскасы, шәһәр кызлары белән моңарчы үзен иркен тота алмаган Айваз Сиринә янында үзен чын егет итеп тойды.
Соңгы вакытта, гомер булмаганча, борын астыннан җыр көйләп, үзалдына елмаеп йөри башлаганын иптәшләре тиз сизеп алдылар. Сизеп тә алдылар, сәбәбен дә исәпләп чыгардылар. 
– Җырларсың шул! Исмәгыйль Садриевичның бердәнбер кызын эләктер дә! 
– Айваз бернәрсәне дә уйламыйча гына эшләмәс ул. 
– Булдыра, малай! Сразы карьера үгезенең мөгезеннән эләктерде, – диештеләр. 
Айваз бу сүзләрдән аптырабрак калды. 
– Нинди Исмәгыйль Садриевич? 
– Әйдә, башыңны җүләргә салган булып маташма инде. Диплом комиссиясендәге Исмәгыйль Садриевич. 
– Шәмсуаровмы? Мин Сиринәнең Шәмсуаров кызы икәнен беренче ишетәм. 
– Ишеттең инде менә. Белгәч, ташлармын дип тә җибәр инде. 
– Аның өчен ташламам анысы.
Айваз Сиринәнең нинди асыл кош икәнен чынлап та белми иде. Менә сиңа Сиринә! Институтта үтә дә кәттә кешенең кызы икәнсең бит. Ул турыда ләм-мим! Башка кыз булсамы?! Шулкадәр дә тыйнак, ипле, ягымлы бит син, Сиринә! Мин инде сине гап-гади бер авылдан, гап-гади укытучылар гаиләсеннәндер дип уйлый башлаган идем. Гадәттә, “Тегеләй ярамый, болай килешми” дип үстерелгән кызлар синең кебегрәк була. Казан кызлары арасында мондыйлар да була дисәләр, ышанмас идем, билләһи! 
– Әйе, Шәмсуаров Исмәгыйль Садриевич – минем әтием. Моннан нидер үзгәрәмени? – диде Сиринә, үзеннән бу турыда сорашкач. 
– Юк, үзгәрми. Миңа син кем кызы булсаң да, барыбер. Хәер, үзгәрә икән! Син миңа тагын да ныграк ошый башладың. Шәмсуаров кызы булганың өчен түгел, шул турыда әйтеп мактанмаганың өчен, – дип, нәтиҗә ясады ул вакытта Айваз. 
Кыз челтерәтеп көлеп җибәрде. Ошый иде Айвазга аның көлүе. Көлгән чагында кыздан ниндидер сафлык, самимилек нуры сибелә иде. Һавалы кызлардан егет бераз читтәрәк йөри. Күбесенең мин-минлеге артында исәпкә-санга алырдай ни акылы, ни белеме булмаса да, башкаларга түбәнсетеп карагангамы, андыйлар белән аралашмаска тырыша. Ә Сиринә – башка. Әле очрашып йөрүләренә әллә ни вакыт узмаса да, Айваз аның күп белүен, һәрнәрсәгә үз фикере булуын чамалаган иде. Тик кыз үз карашын аңа мәҗбүри такмый, егетнекен дә аяк астына салып таптамый. 
– Мин сиңа ошыйм дамыни әле? 
– Әйе, Сиринә, бик ошыйсың. Ошамасаң, бала-чага кебек минут саен сине генә уйлап торыр идеммени? Укый да алмыйм хәзер, имтиханнарга да әзерләнә алмыйм. Бу сессияне яба алмасам, син генә гаепле буласың. Кара аны, кызый!
Мең дә бер нәни көмеш кыңгырау авазыннан Казан киченең салкын һавасы челтерәп коелдымыни – кыз бәхетеннән ташып көлә иде. 
– Шәмсуаров кызы булсам да, ошатасыңмы? 
– Нигә алай дисең? 
– Институтта аны вакчыл, бәйләнчек укытучыга саныйлар бит. 
– Ә үзе андый түгелмени? 
– Минем әти һәр эшне җиренә җиткереп эшләгәнне ярата. Башкалардан да шуны таләп итә. Тик бу бөтен кешегә дә ошап бетми. Бары шул гына.
Кызы тирәсендә еш күренә башлаган егет турында Шәмсуаров шундук белеште, әлбәттә. Бердәнбер, күз карасыдай саклап үстергән кызы бит. Кызганыч, бик озак малай көтеп хыялланган Исмәгыйль Садриевичка хәләле малай бүләк итә алмады. Бердәнбер булса да, Сиринә иркә кыз түгел иде. Гаиләдә бер яктан кырыс әтисе тәрбиясе сизелсә, икенче яктан, нечкә күңелле, бар эшкә уңган, шул ук вакытта бераз хәйләкәр әнисе аның өчен хатын-кыз идеалы иде. Өйдә Сиринәне яраттылар, аңа булыштылар, теләкләренә каршы килмәделәр – ышандылар. Шуңамы, ул чама белән назлы, чама белән мөстәкыйль, акыллы, кулыннан эш килә торган кыз булып үсте. Институтка да әтисе ярдәменнән башка керде. Укытучылары аның киләчәгенә һәрвакыт зур өмет белән карадылар.
Егет турында начар дип тә, артык мактап та сүз әйтүче булмады. Мөмкинлекләре уртача, компьютер жене кагылган, бер ягы белән дә күзгә бәрелеп тормый торган студент икән кызына күләгәдәй тагылган Айваз Кадыйров. 
– Тыйнак егет! – диде Сиринәнең әнисе Сәрия егетне беренче тапкыр күрүгә. 
– Сиринә үзе беләдер, – диде Исмәгыйль Садриевич. – Бала-чага түгел. Аралашсыннар әйдә. Аннан хәзергә берәүгә дә зыян юк кебек.
Китап редакциядә сатуда бар.
Реклама 12+
 

Наилә Харисова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев