Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Ураза вакытындагы конфликтлар бүләкне киметә

Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде

Ураза вакытындагы конфликтлар уразаны бозмыйлар, әмма аның өчен бүләкне сизелерлек киметергә мөмкиннәр. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

Аның сүзләренчә, тәүлекнең якты вакытында ашаудан һәм эчүдән тыелып тору – ураза вакытында иң җиңел әйбер, үз телеңне тыярга күпкә катлаулырак.

«Пәйгамбәребез безгә искә төшерә, әгәр кемдер ураза тотса, шул ук вакытта ул кемнедер рәнҗетсә, кемнедер мыскыл итсә, кемнедер алдаса, мондый ачлык Аллаһы Тәгаләгә кирәкми. Димәк, моның өчен бүләк булмаячак, син бары ач тордың дигән сүз», – диде Хәйруллин.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев