ТР мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов районыбызда эшлекле сәфәрдә булды
Көн ахырында кунак Хәләл үзәктә уздырылган ифтарда катнашты, вәгазь укыды
Районда эшлекле сәфәр белән ТР мөфтиенең беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов булды. Район башлыгы А. Хуҗин белән очрашканнан соң, ул Җәмигъ мәчетендә имамнар белән күрешеп, аларның сорауларына җавап бирде, көнүзәк мәсьәләр буенча фикерләрен җиткерде, мөхтәсибәтнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмен югары бәяләде. Районның Аксакаллар шурасы җитәкчесе булып эшләгән Расих хәзрәт Каюмовка ТР мөфтие Камил Сәмигуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Көн ахырында кунак Хәләл үзәктә уздырылган ифтарда катнашты, вәгазь укыды.
Гөлназ Җәлилова, Динар Нуретдинов, район хакимиятенең матбугат хезмәтенең фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев