Тойгелде авылы мәчетендә ифтар ашлары узды
Дин вә вөҗдан

Тойгелде авылы мәчетендә ифтар ашлары узды

Ифтарга волонтер хатын-кызлар һәм уллары МХО зонасында итүче әниләр чакырылды

Изге Рамазан аенда мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары уздыру - бик күркәм һәм саваплы гамәл. Ә менә Тойгелде авылында бу көннәрдә үзенчәлеклерәк ифтар уздырганнар.

"Авылыбызның волентер хатын-кызлары һәм уллары МХО зонасында хезмәт итүче әниләр өчен Тойгелде мәдәният йортында ифтар ашы уздырдык, вәгазьләр әйтеп, МХО зонасында һаләк булган егетләребез рухына дога кылдык", - дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Энҗе Шәмсетдинова.

Фотолар - Тойгелде авылы мәдәният йорты архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев