Татарстан мөфтие сәдаканы ни өчен җомга көнне бирергә кирәклеген аңлатты
Дин вә вөҗдан

Татарстан мөфтие сәдаканы ни өчен җомга көнне бирергә кирәклеген аңлатты

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин хәбәр итте

Атнаның иң изге көне булып җомга санала, һәм мөселманнарга бу көнне сәдака бирү яхшырак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин хәбәр итте.

Дәлил итеп ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сәхабәсе Абу Хөрәйрәнең сүзләрен китерә.

«Кояш чыккан һәм баеган җомгадан да бөегрәк көн юк. Бу көнне бирелгән сәдака да башка көннәргә караганда мәһабәтрәк», – дип Сәмигуллин үзенең Телеграм-каналында сәхабә сүзләрен китерә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев