Сәхәр белән ифтарның әһәмияте һәм уразаны нәрсә боза
Имам ураза вакытында нәрсәләрдән тыелырга кирәклеген аңлатты
Имам ураза вакытында нәрсәләрдән тыелырга кирәклеген аңлатты
Рөстәм хәзрәт: «Ураза – үзенә бертөрле пауза ул, без үз карарларыбыз, кылган гамәлләребезгә бераз төзәтмә кертә башлыйбыз»
18 февральдә кояш баегач Рамазан ае башлана, ул 19 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу айда ураза тотуның мәгънәсе нәрсәдә? Нинди гамәлләр уразаны боза? Сәхәр белән ифтарның әһәмияте нидә? Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Хәзрәт белән чәй» проекты кысаларында «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта сөйләде.
«Ач тору Аллаһы Тәгаләгә кирәкми»
Рөстәм хәзрәт, без ни өчен ураза тотабыз? Аның мәгънәсе нәрсәдә?
Мондый сорауны бервакыт Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм пәйгамбәрнең (Аллаһы Тәгалә бөтен мәгълүматны шуның аша тапшырган) үзенә биргәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кыска гына итеп: «Күңелегез йомшарсын өчен», - дип җавап биргән. Без бүген шундый тормышта яшибез, вакыт бик тиз үтә дип әйтәбез, әти-әниләр белән күрешергә дә, бүтән эшләргә дә өлгермибез, һәрвакыт каядыр ашыгабыз.
Ураза – үзенә бертөрле пауза ул, без үз карарларыбыз, кылган гамәлләребезгә бераз төзәтмә кертә башлыйбыз. Кайберәүләр ураза ул – ашамый-эчми тору дип әйтә. Ашамый-эчми тору – уразада иң җиңеле дияр идем. Иң авыры – телеңне тыю. Чөнки Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм искәрткәнчә, әгәр кемдер ураза тота, әмма кемнедер рәнҗетә, мыскыл итә, алдый икән, бу рәвешле ач тору Аллаһы Тәгаләгә кирәкми. Димәк, моның өчен бернинди савап та булмаячак, син бары тик ач кына торгансың. Ураза – ач тору гына түгел, уй-фикерләребезне, телебезне, ашказаныбызны тыю да.
Фото: © Татар-информ», Рамил Гали
Тулырак tatar-inform.tatar/news/cai-s-xazratom-smysl-posta-vaznost-suxura-i-iftara-i-cto-narusaet-urazu-5918840
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев