Шатлыкта да, кайгыда да бергә
“Дин вә вөҗдан” сәхифәсе кысаларында авыллардагы имам-хатыйплар белән таныштырырга булдык. Беренче героебыз – Салауз-Мухан авылыннан Фәрит хәзрәт Гыйзетдинов.
Фәрит Гыйзетдинов Салауз-Мухан авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Рәшидә һәм Җәмгытдин Гыйзетдиновлар алты егеткә һәм өч кызга гомер бүләк итә. Фәрит төпчеге була. Әтисе Җәмгытдин Гыйзетдинов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Улларын да үзе кебек хезмәт сөючән, кыю, куркусыз итеп тәрбияли.
– Мин кечкенәдән спортны яраттым. Бигрәк тә чаңгыда шуу һәм йөгерү ошый иде, – ди Фәрит хәзрәт.
Фәрит абый гомере буе туган авылында яши һәм хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң “Үзәк” совхозында механизатор, аннан ясалма орлыкландыру технигы, ветеринария табибы булып хезмәт куя. Тыйнак елмаеп, итагатьле итеп сөйләшә ул, шуңа имам итеп сайлануы да яңалык булмады.
– Хәрби хезмәттән кайткан вакыт иде. Сабакташымның әтисе мәрхүм булды. Мәет юучы бер агаебыз килә алмаган. Мин аның урынына тастар башы тотарга кердем. Авылдашым Мөхтәр абый: “Апаем, син бик яшь әле, чык, үзебез юарбыз”, – дип мине чыгарып җибәрде. 1996 елда әнием мәрхүмә булды. Үзе исән вакытта миңа: “Авырайсам, “Ясин” укырсың”, – дип әйтеп куйган иде. Әнием авырая башлагач, аның китабын алып, “Ясин” сүрәсен укып чыктым. “Улым, ике урында ялгыштың”, диде әнием, – дип искә ала Фәрит хәзрәт.
Фәридә Гайнетдинова
Фото – Ф.Гыйзетдиновның шәхси архивыннан.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев