Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Риясыз була алабызмы?

Кешеләр арасында күзгә күренмәс хәтәр авыру таралды. Ул табиблар дәвалый алмый торган хастадан да куркынычрак, аның исеме – рия.

Рия дип тирә-ягыбыздагы дус-туганнар, таныш-белешләр, күршеләр күрсен, мактасын дигән уй-ният белән кылынган гамәлне атыйлар. Димәк, Аллаһ каршында аның әҗере юк.

Дөньяда бүген шушы чир патшалык итә. Ул бигрәк тә радио-телевидениене үз итте. Эфир, экраннар аша кылган игелекләребез хакында бөтен дөньяга сөйлибез, күрсәтәбез. Иң аянычы – рия зәхмәте мөэмин-мөселман өммәте арасына да үтеп керде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: “Өммәтем өчен иң куркынычы – кечкенә ширек”, – диде. Ширек, ягъни рия – кеше күрсен, мактаныр, дәрәҗә өчен кылынган гамәл. 

Рия дүрт төрле була. Беренчесе – тән риясы. Тәндәге берәр нәрсәне Аллаһ ризалыгы өчен түгел, башка максат өчен багышлау. Мәсәлән, ир кеше рәсүлебез (с.г.в.) сөннәтен үтим дип түгел, матурлык, тышкы кыяфәте ягыннан аерылып тору ниятеннән сакал үстерә. Бу кешенең гамәлен Раббыбыз кабул итми.

Кием риясы. Барыбыз да яхшы аңлый: матур, яңа киемнең кешегә тәэсире зур. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар, ди татар халык мәкале. Матур киенеп, Аллаһ кушканча, гаурәтне каплап, Аның ризалыгын алыйм дигән ихлас ниятең булмаса, кызганыч, әҗер-савапларың да юк дигән сүз. 

Сүз риясы. Берәү халык алдына чыгып гөнаһлы гамәлләр хакында нотык сөйли. Үзе генә калганда, боларның хәрамлыгы турында аз гына да уйланмый. Алай гына да түгел, үзе үк шул гөнаһларны кыла! Берәү вәгазь сөйли, ә менә гаиләсендә тәртип, әдәп-әхлак юк. Кылган догаларыбыз, зикерләребез, Коръәнне укуыбыз бер Аллаһның ризалыгы өчен генә эшләнсә, ни булыр иде? Ник без кемнеңдер шаккатуына, гажәпләнүенә, мактавына мохтаҗ?!

Зөлфия Җәлилова фотосы

Рамил хәзрәт Юныс, Казанның Иске Таш мәчете имамы.

“Әманәтле гомер юлы” китабыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев