Районга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килде
“Җәмигъ” мәчетендә “Вакыт комы” дип исемләнгән Мәгърифәт үзәге ачылды.
8 март көнне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мөслимгә эшлекле сәфәр белән килде.
Ул районы башлыгы Альберт Хуҗин, имам-мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин белән бергә Мөслимдәге бишенче мәчет - Ислам мәчете төзелеше белән танышты.
Аннары Җәмигъ мәчетендә “Вакыт комы” дип исемләнгән мәгърифәт үзәге ачу тантанасында катнашты. Заманча, интерактив форматта эшләнгән музейда имамнар һәм абыстайлар турында зур мәгълүмат урын алган. Бу мәгълүмат тиздән китап итеп бастырып чыгарылачак.
Мөфтигә мөхтәсибәтнең махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм әзерләүдә катнашуына багышланган күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Анда коры паеклар, сохари, окоп шәмнәре, “коры душ”, китаплар һәм буклетлар бар иде.
Татарстан мөселманнары башлыгы район имамнары белән аерым очрашу үткәрде. Анда 30дан артык хәзрәт катнашты. Камил хәзрәт аралрга районда дини эшчәнлекне тормышка ашыру һәм ислам динен үстерүнең актуаль мәсьәләләре хакында фикерләрен җиткерде, шулай ук Диния Нәзарәтенең соңгы еллардагы төп казанышлары һәм эш юнәлешләре турында сөйләде. Чыгышта Рамазан аеның һәм уразаның фазыйләтләренә, изге гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгаләдән исәпсез-хисапсыз әҗер-саваплар бирелүенә дә басым ясалды.
Ахшам намазыннан соң, традицион ифтар үткәрелде. Чарада җитәкчеләр белән бергә хөрмәтле аксакаллар, хәзрәтләр, абыстайлар да катнашты. Көн саен биредә 200 кешегә өстәл әзерләнә. Барлык ифтарлар мәхәлләнең актив әгъзалары ярдәмендә үткәрелә.
Ифтар вакытында Мөфти Камил хәзрәт уразаның рухи кыйммәте турында үгет-нәсыйхәтләр җиткерде, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар, анда һәлак булганнар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.
Гөлназ Җәлилова фотолары. Шулай ук мөхтәсибәттән алынган фотолар да кулланылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев