Намазга мәхәббәт, ирекле тормыш, гаилә кору: Рөстәм хәзрәт бала тәрбияләү хакында сөйләде
Бу һәм башка сорауларга «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин җавап бирде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Балалар гаилә корганчы, алар өчен әти-әни җаваплы»
– Рөстәм хәзрәт, балага лаеклы тәрбия бирү бурычына ислам динендә нинди игътибар бирелә?
– Балалар туып, үсеп җиткәнче, гаилә корып җибәргәнче, без әти-әни буларак алар өчен тулысынча җаваплы. Безнең өстә матур исем кушу, яхшы тәрбия һәм яхшы белем бирү бурычы ята. Бала туган беренче көннәрдән үк, хәтта әнисенең карынында вакытта ук, бездән тәрбия ала башлый.
Ул бернәрсә дә аңламый кебек тоелырга мөмкин. Әмма әти-әнисе, якыннары ничек сөйләшә, без бер-беребезгә кычкырабызмы, өйдә сүгенәбезме, гөнаһ кылабызмы – бала моның барысын да үзенә сеңдереп бара. Психологлар баланы тәрбияләргә кирәкми, ул барыбер сезнең копиягез булачак, дип юкка гына әйтмиләр. Әгәр без балага яхшы тәрбия һәм белем бирсәк, моның өчен савап алачакбыз. Моны эшләмәсәк, безгә гөнаһ язылачак.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
– Баланы ничә яшьтән намаз укырга өйрәтергә кирәк?
– Борынгы китапларның берсендә гыйбрәтле бер вакыйга бәян ителә. Бер егетнең улы туган да, ул сөенеп имам янына йөгереп килгән. «Имам, минем балам туды. Аны кайчаннан тәрбияли башларга кирәк?» – дип сораган. Имам моңа елмаеп кына: «Улым, син инде тугыз айга соңга калгансың», – дип җавап кайтарган. Мәсәлән, әни кеше баланы күкрәгенә салганда ук «Бисмилләһ» дип әйтергә тиеш.
Намаз кебек мәҗбүри гамәлләргә балаларны җиде яшьтән өйрәтү хәерле. Ун яшьтән башлап исә догаларны сезнең белән бергә укуын таләп итәргә тырышыгыз. Әмма беркайчан да чиктән узмагыз, чөнки без башта балада уразага, намазга карата мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Балада: «Мине әтием мәҗбүр итте, әнием мәҗбүр итте», – дигән фикер калырга тиеш түгел. Югыйсә, ул безнең янда булганда гына укыр. Ә без булмаганда моны эшләмәс.
Совет заманында үз әбиләрен искә алып: «Без әби белән иртән иртүк торып сәхәр ашый идек», – дип сөйләгән әбиләр истә калган. Ул вакытта ачлык заманы булган, әмма әби кеше сәхәргә карата мәхәббәт уята алган. Әйе, кайбер балалар уразаны ярты көн генә тота, кемдер тәм-том ашаудан гына тыелып тора, кемдер башкача эшли. Әмма безгә баланың: «Булды, мин әзер, мин үзем укыячакмын, үзем дога кылачакмын», – дип әйтерлек итеп мәхәббәт тәрбияләргә кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев