Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Дин вә вөҗдан

Минем Рамазан аем

Рамазан – бөтен дөньяда мөселманнар өчен фарыз булган ураза тоту ае. Әлеге ай – таң беленгәннән алып, кояш батканчы ашау-эчүдән, гайбәттән, яман сүзләрдән, начар эшләрдән тыелып тору гына түгел, ә рухи чистарыну, күп яхшы гамәлләр кылу ае да. Безнең өчен Рамазан бик мөһим, чөнки ураза тоту кешеләрне яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирә. Үзебезне контрольдә тотарга, тәртипкә, ихтыяр көчен үстерергә өйрәнәбез.

Минем өчен Рамазан – тормышыма яхшы үзгәрешләр, күркәм гадәтләр, мөһим рухи кичерешләр кертә торган үзенчәлекле ай. Рамазан аенда мин яхшы гамәлләрне күбрәк кылырга, юмарт булырга тырышам, чөнки Аллаһ бу айда ураза тоткан кешеләрнең калебләре чистару, холыкларының күркәмләнә алуын искәрткән. “Әй, иман китергән кешеләр! Сезгә хәтле булганнарга ураза тоту фарыз булган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки сез тәкъва булырсыз, ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһның кушканнарын үти башларсыз”, – диелә изге Коръәннең “Бәкара” сүрәсенең 183нче аятендә.

Бу айда күп фикер йөртергә, дога кылырга, изге теләкләр теләргә, файдалы эшләр эшләргә кирәк. Андый вакытларда хәлгә керә белүче, кайгыртучан кеше булуның никадәр мөһим икәнен тагын да аңлыйсың. Яхшы эшләрне Рамазан аенда гына түгел, ә калган айларда да күбрәк башкарасы килә башлый.

Рамазан – ел да зур түземсезлек белән көтеп алган аем. Беренче Рамазан иртәсе минем өчен һәрвакыт аерым бер шатлык һәм дулкынлану хисләре белән башлана. Иртә таңнан гаиләбез белән бергәләп сәхәр ашарга торабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын): “Таң атканчы ашап уразага керегез! Чөнки сәхәргә торуда бәрәкәт бар”, – дигән. Көн дәвамында ашамый, эчми торырга көчебез җитсен өчен, аксымга һәм углеводларга бай ризык белән тукланырга тырышабыз. Кояш баегач, бергәләшеп авыз ачарга утырабыз. Дога укып, су һәм финик белән авыз ачабыз. Бу мизгел үзенә бер шатлык, үзара аңлашу, кунакчыллык белән тула.

Ифтардан соң вакытымны гаиләм белән уздырам. Догалар кылып, теләкләр теләп, рухи сыйфатларыбызны ныгытабыз. Рамазан аеның нинди кадерле һәм изге ай икәнен уйлап, бу көннәрне гыйбадәттә үткәрергә тырышабыз.

Әлеге айда хикмәтле кичләр бар. Мондый кичләрдә барлык мөселманнар төннең күп вакытын гыйбәдәттә үткәреп, Аллаһка теләкләр белән мөрәҗәгать итә. Бу – Кадер кичәсе. Хәдистә: “Рамазан аеның ахыргы ун кичәсе эчендәге Кадер кичен эзләгез. Кем дә кем чын иман белән һәм савапка өметләнеп Кадер кичен догада вә гыйбадәттә уздырса, кылган гөнаһлары гафу ителер”, – диелә.

Рамазан бетү Ураза гаете белән билгеләп үтелә. Бу көннәрдә без коймак пешерәбез, якыннарыбызга, дусларыбызга кунакка йөрешәбез. Шатлыклы көн бүләкләр бирү, бер-беребезгә ярдәмләшү белән тагын да күркәмләнә, араларны ныгыта.

Мин уразаны Аллаһ күп итеп савабын бирер, дип өметләнеп тотам. Көн дә аннан, бу фарыз гамәлне тиешенчә үтәр өчен көч бирүен сорап дога кылам. Бу айда күбрәк дини китаплар укып, дин турында күбрәк мәгълүмат алырга тырашам. Башка кешеләргә ярдәм итү, яхшы гәмәлләр эшләү мине тагын да киң күңеллерәк, яхшырак итәчәгенә, Аллаһка якынайтуына ышанам.

Ураза тотарга авыррак вакытлар булса да, һәрвакыт тырышлыгыбыз өчен әҗер-саваплы булачагыбызны искә төшерәм. Аллаһ безгә беркайчан да көчебез җитмәгәнне йөкләми. Ризыксыз, сусыз яшәүчеләр барлыгын искә алып, Аллаһ безгә биргән нигъмәтләр өчен рәхмәт укыйм. Бар йөрәгемнән бу изге ай ярдәмендә рухи яктан тагын да баюыма, тәүфыйклы булуыма, Рамазан аенда алган сабаклар һәм кыйммәтләр мине ел буе дәртләндереп торачагына ышанам. Ел саен миңа үземне яхшыртырга мондый мөмкинлек бирелүенә Аллаһка шөкер әйтеп, шатланам. Чыннан да, кайбер кешеләргә, никадәр теләсәләр дә, сәламәтлекләре ягыннан ураза тотарга рөхсәт ителми бит. Хәдистә әйтелә: “Кем савапка ирешермен дип ышанып, Аллаһның ризалыгы өчен генә ураза тотса, булган гөнаһлары гафу ителер”.

Минем Рамазан ул – сынаулар, шатлыклар, ярдәмләшү, рухи үсеш, чистарыну мәле. Бу айда мин иманымны ныгытам, Аллаһка якынаерга тырышам һәм үземнең иң яхшы версиям булырга омтылам. Бу – шушы һәм киләсе тормышта уңышка ирешү өчен, кадерен белеп, үземнең бурычларымны тугры үтәргә тырышу вакыты. Минем Рамазан ул – төшенү һәм рухи яңарыш, үсеш чоры.

Аллаһ һәркайсыбызга да ел саен Рамазан аен исән-сау каршы алырга мөмкинлек биреп, ураза тотуда сабырлык бирсен! Гыйбадәтләребезне үтәп, киләчәктә бәйрәм шатлыгын бергәләп кичерергә язсын иде!

Рамазан аенда барыбызга да күңелләребезне сафландырып, изге гамәлләр кылып, Аллаһның чиксез рәхмәтенә ирешергә язсын! Әмин!

Нурислам Арсланов.

Зөлфия Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев