Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Метрәй авылының “Исмәгыйль» мәчетендә “Авылымның догалы кичләре“ дигән проект тормышка ашырыла башлаган

Аның максаты - абруйлы хәзрәтләр, абыстайлар, психологлар һәм башка кызыклы шәхесләр белән очрашулар аркылы дини, әхлакый тәрбия җиткерү

Проект очрашулар циклы итеп күзаллана һәм һәр айның азаккы чәршәмбесенә ниятләнә."25 декабрь көнне авылдашларыбыз Иске Карамалы авылы мәчетенең имам-хатибы Сөләйман хәзрәт Хафизов һәм Салауз-Мухан мәчетенең имам хатибы Фәрит хәзрәт Гизтдинов белән очраштылар. Очрашу догалар укудан, намаздан башланып китте. Сөләйман хәзрәт эчтәлекле вәгазе, эрудициясе, дини белеме белән тынлаучыларны таң калдырды, аның мөнәҗәт әйтүен, шигырьләр укуын бик яратып тыңладылар, биографиясе, дини эшчәнлеге, гаиләсе, туганнары турында, хәзерге вәзгыяткә карашы белән кызыксынып, сораулар бирделәр.Фәрит хәзрәтнең вәгазе дә һәрвакыттагыча файдалы, эчтәлекле булды. Авылыбызның аксакалы Мирзанур абый Галимов чараны йомгаклап, мондый файдалы очрашуларны эзлекле рәвештә үткәрергә киңәш итте, нәтиҗәле эшләвен искә алып, Мияссәр хәзрәт Әхмәтяновка, шушы чараны оештыручы Азия Заһидуллинага авылдашларының рәхмәт сүзләрен җиткерде", - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.Очрашу чәй табыны артында дәвам иткән.


Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев