Казанда меңләгән кешене берләштерәчәк республика ифтары узачак
Чара 13 мартка тәгаенләнгән
13 мартта Халыкара күргәзмәләр үзәге «Казань Экспо»да Республика ифтары узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә расладылар, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Киң колачлы чараны оештыруда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Ак Барс Арена» стадионы директоры Радик Миннахмәтов, шулай ук «Туган Авылым» этномәдәни комплексы хуҗаларының берсе Радик Абдрахманов катнаша.
Хәзерге вакытта чарага әзерлек эшләре алып барыла, шул ук вакытта ифтарда катнашачак кунакларның һәм катнашучыларның төгәл саны әлегә билгеле түгел. Чара дин әһелләрен, җәмәгать оешмалары вәкилләрен һәм республика халкын берләштерер дип көтелә.
Чыганак: «Татар-информ»
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев