Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Картлар йортында - Ураза бәйрәме

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында изге Рамазан ае дәвамында төрле чаралар оештырылган

Изге Рамазан ае тәмамланды һәм исламда әһәмиятлелеге буенча икенче бәйрәм — Ураза бәйрәме үткәрелде.

"Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында әлеге вакыйгага багышланган берничә чара узды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән изге Рамазан ае традицияләре турында тематик әңгәмәләр, дин әһелләре белән очрашулар һәм видеороликлар күрсәтү үткәрелде.

- Безнең даими иганәчеләребез - Кадрия һәм Илгиз Исламовлар интернат-йортта яшәүче өлкәннәр өчен ифтарлар оештырдылар. Ифтар атнага ике тапкыр ай буе үткәрелде. Мөслим картлар йорты коллективы һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар исеменнән Исламовлар гаиләсенә һәм Мөслим мөхтәсибәтенә игелекле йөрәкләре һәм өлкәннәр турында кайгыртулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!" - дип, хәбәр итәләр интернат-йорттан.

Моннан тыш Илгиз Исламов өлкәннәргә теш куйдыру өчен адреслы ярдәм күрсәткән: бу максат өчен район үзәк хастаханәсенә зур суммада акча күчергән. Интернат-йортта социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның байтагы инде бу мөмкинлектән файдаланырга өлгергән.

 Фото - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев