Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Югары Табын мәчетенә – 20 ел

Югары Табын авылында мәчет төзелүгә 20 ел тулуны тантаналы төстә билгеләп үттеләр

Мәчетнең тарихы, Аллаһ йорты турында истәлекләр белән авыл имамы Хафиз хәзрәт Вәлиев уртаклашты.

– Мәчетебезгә 1996 елда нигез салынган, төзелеш шул вакытта башланды. Әмма хуҗалыклардагы торгынлык чорында төзелеш туктап калды. Җирлектә “Туган як” агрофирмасы эшли башлагач, 2002 елда төзелеш эшләре яңадан торгызылды. Бу эштә “Туган як” агрофирмасы директоры Рөстәм Шәрипов һәм Югары Табын бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Җәләлетдинов зур ярдәм күрсәтте. Мәчет ике елда төзелеп бетте. 2004нче елның 4 июнендә мәчетне ачу тантанасын уздырдык, – ди Хафиз хәзрәт.

Тантанада ул вакыттагы район башлыгы Ришат Хәбипов, Югары Табын авылы егете, ул чордагы ТР мәгариф министры Васил Гайфуллин катнаша. Авыл имамы вазыйфаларын Исмәгыйль Фатыйхов башкара. 2010 елда ул, авыру сәбәпле, имам вазыйфаларын Хафиз Вәлиевкә тапшыра.

Мәчетнең юбилее уңаеннан узган истәлекле чарада район мөхтәсибәтенең аксакаллар шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмов, дин әһелләре, имамнар һәм авыл халкы катнашты. Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов, җирлекнең ветераннар советы рәисе Расих Әхтәмов, кунаклар, мәхәллә халкы матур вакыйга уңаеннан истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашты. Соңыннан кунаклар бергәләп Коръән укып, корбан итеннән авыз иттеләр.

Фото – «Ислам в Муслюмово» төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев