Гуманитар ярдәмгә – һәркемнең үз өлеше
Дин вә вөҗдан

Гуманитар ярдәмгә – һәркемнең үз өлеше

Сентябрь аенда МХО зонасына юлланачак гуманитар ярдәмне әзерләүгә Мөслим мөхтәсибәте дә үз өлешен кертте

Җыелган кирәк-яракларны туплап, тартмаларга урнаштыруда өлкәннәр белән бергә яшьләр дә ярдәм күрсәтте.

«Әлхәмдүлилләһ, сентябрь аенда китәсе гуманитар ярдәмгә үз өлешебезне керттек!» – дип яза ярдәм җыюда катнашучылар. Алар әйберләр җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә. Аерым алганда, тартмаларны тутырышкан Нурия Гыйльфанова һәм Әлфия Закировага ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелә. Гуманитар ярдәмне әзерләүдә яшьләрнең дә актив катнашуы игътибарга лаек. Тартмаларны ташырга Мөслим лицееның 7нче сыйныф укучысы Камил Муллагалиев һәм 9нчы сыйныф укучысы Илзир Гәраев булышкан. Әзерләнгән ярдәмне кирәкле урынга илтеп куюда Алмаз Исламов ярдәм иткән.

Ярдәм җыюда катнашучылар күчтәнәчләрне догалар укып, хәерле теләкләр юллап әзерләгәннәр. «Догалар укып, хәерле теләкләр юллап тутырган күчтәнәчләребезне егетләр куанып ашасыннар. Еллар имин, күкләр аяз, күңелләр тыныч булсын!» – дигән теләкләрен җиткерә алар.

Мондый игелекле гамәлләр кешеләрне берләштерә, бер-береңә ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын күрсәтә. Кемдер кирәкле әйберләр җыя, икенчесе тартмаларны тутырыша, өченчесе аларны ташырга булыша – нәтиҗәдә һәркем уртак эшкә үз өлешен кертә.

Бердәмлек һәм ярдәмләшү – авыр вакытларда аеруча кадерле. Һәр җылы сүз, һәр ярдәм, һәр игелекле гамәлнең әһәмияте зур.

Фото – Мөслим мөхтәсибәтеннән.

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев