Дога кабул булуның билгеле бер шартлары бармы?
Дога кылдым да, хәзер булырга тиеш дип ашыктырырга кирәкми.
– Беренче шарт: хәләл ризык белән туклану, хәләл кием кию һәм хәләл кәсеп белән шөгыльләнү. Доганың кабул булуы өчен ихласлык та кирәк. Сораганымны Аллаһ кабул итәрме-юкмы икән дип шикләнергә ярамый. Өченче шарт – үҗәтлек күрсәтү. Булса – була, булмаса – юк дип торсаң, әлбәттә, кабул булмый, әрсезләнеп сорасаң, чынга ашу ихтималы да арта. Ашыгу да дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә, кешеләрнең төп хатасы – ашыктырулары, ди.
Дога кылдым да, хәзер булырга тиеш дип ашыктырырга кирәкми. Аллаһ бирмәскә дә мөмкин бит, ул – Аның хакы. Догада шуны аңларга кирәк: син хуҗаңнан сорыйсың, ә калганын ул хәл итә. Әйтик, бер кол хуҗасыннан нәрсә дә булса сорый. Теләсә бирә ул, теләмәсә – юк. Колга ризалашудан башка чара калмый. Ибраһим ибн Әдһәм бер көнне колның хуҗасы белән сөйләшкәнен карап торган. Хуҗасы, колым, нәрсә кияргә теләр идең, дип сорый. Нәрсә бирсәң, шуны, ди тегесе. Нәрсә ашар идең? Нәрсә бирсәң – шуны. Кая йокларга теләр идең? Кайда яткызсаң – шунда.
Ибраһим ибн Әдһәм шунда, Раббым, бөтен колларың да шушы кол кебек булса иде, ди. Әлеге кол булганга риза һәм канәгать. Без дә шулай булырга тиеш. Шул ук вакытта Аллаһ дога кылучыны ярата. Догасыз кеше ул тәкәббер, үзенә генә ышанган бәндә. Без Аллаһтан хәерле әйберләр генә сорыйк. Мисалга, гыйлем, сәламәтлек, хәерле байлык, сәгадәт тормыш, күркәм хатын яки ир, тәүфыйклы балалар һәм башкалар. Болар кеше тормышындагы бәһасез байлык.
(Тимергали хәзрәт Юлдашев белән әңгәмәдән)
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев