Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Дин хөкемнәре

Иман – ул һәрвакыт мине Аллаһы Тәгалә күрә дип ышану.

Дөньяны, җирдә яшәүнең мәгънәсен аңлау өчен фәнни белемнәр генә җитми икән, күп гыйлемнәр Изге китабыбыз Коръәнгә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләренә салынган. Шуңа күрә хәдистә “бишектән алып ләхеткә кадәр белем алырга” кирәклеге әйтелә. 
Аллаһ тарафыннан дин хөкемнәре иңдерүнең  максатлары күптөрле.

1. Дин кешенең дөньядагы яшәешен бер системага салу өчен кирәк.

Һәр нәрсәнең үз яшәү тәртибе бар. Бер мисал китерик: зоопаркка барып, андагы хайваннар дөньясын күзәтсәк, аларның асыл сыйфатларын югалтканын күрәбез. Мәсәлән, юлбарыс, табигатьтә ирекле яшәгәндә, ризык табу өчен, меңләгән километр юл чабарга тиеш, ә зоопаркта андый мөмкинлек юк, димәк, ул деградацияләнә.

2. Дин кешегә аның бу дөньяга килүенең максаты һәм мәгънәсе хакында хәбәр итү өчен кирәк.

Күп кеше тормышының мәгьнәсе турында уйлана. “Минем яшәвемнең мәгънәсе – балалар, оныклар”, дип әйтү дөрес түгел.  Без бу дөньяга гаилә кору, балалар үстерү, нинди дә булса яраткан эштә эшләү, карьера үсешенә ирешү өчен генә килмибез (әйе, болары да бик мөһим һәм бу  эшләрне без Аллаһ кушканча эшләргә тиеш), ә безне барлыкка китергән зат  әйткәнчә, Аллаһы  Тәгаләгә  гыйбадәт  кылу өчен  киләбез. Кеше моны диндә булса гына белә ала, диндә булмаса, ялгыш яшәвен аңламыйча, теге дөньяга китеп тә бара.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев