Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Бер хәзинә

Бер карт игенче, гомеренең актык көннәрендә балаларын янына чакырып әйтә.

Бер карт игенче, гомеренең актык көннәрендә балаларын янына чакырып әйтә:

- Балаларым! Басуыбызның эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиргә күмелгән икәнен белә алмадым. Мин үлгәннән соң, вакытны әрәм итмичә, басуыбызга барыгыз, һәр җирен яхшылап казып актарыгыз. Әгәр тапсагыз, ул хәзинә гомерегез буена тотсагыз да бетмәс һәм сезне бернәрсәгә дә мохтаҗ итмәс. Атагыздан сезгә мирас булып калган бу басуны сата күрмәгез. Чөнки, беренчедән, киләчәктәге балаларыгызга хыянәт иткән булырсыз, икенчедән, эчендәге хәзинә кулыгыздан ычкыныр.

Карт игенче вафат булганнан соң, ике кардәш басуга йөгерәләр. Казылмаган җир, тиелмәгән урын калдырмыйлар, актаралар, эзлиләр – хәзинә юк.

Басуның өсте тоташ казылган, балчыклары ваткаланып беткән. Ике кардәш, бу кадәр хезмәтләре бушка китмәсен өчен бодай чәчәләр.  Хәзинәнең табылмаганына бик кайгыралар. Көннәр үтә, игеннәр өлгерә. Кардәшләрнең игене күршеләрнекеннән бик күпкә артык була.  Урак урыла, ындыр икмәк белән тула. Ике кардәш ындыр табагында өем-өем яткан бодайларны күреп аталары әйткән хәзинәнең тырышып эшләү икәнен шул вакытта гына аңлыйлар.

Шулай тәҗрибәле игенче үзенең улларына тырышып эшләүнең бетмәс бер хәзинә икәнлеген киная белән аңлаткан.

Дәрдемән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев