Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Балалар рухи- әхлакый тәрбия ала

Җәйге каникуллар дәвам итә. Ял көннәрен балалар өчен кызыклы гына түгел, файдалы да үткәрү максатыннан Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә малайлар өчен “Әхлак һәм сәламәтлек яллары” оештырылды. 7 көн дәвам иткән лагерьга балалар бик сөенеп йөри.

Балалар өчен ике тапкыр сыйфатлы кайнар ризык белән туклану да каралган. Рационда натураль соклар, яшелчәләр, җиләкҗимешләр һәм ит ризыклары да бар. Көн дәверендә егетләр әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәнә, иртәнге күнегүләр, спорт ярышлары ярдәмендә сәламәтлекләрен ныгыта.
– “Җәмигъ” мәчетендә үткән әхлак һәм сәламәтлек лагерена 60ка якын бала йөри. Аларны ислам кануннарына, дин әдәбенә өйрәтүгә, Ислам дине турындагы белемнәрен арттыруга зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта “Яшьлек” спорткомплексы белгечләре белән берлектә балаларга хәрәкәтле актив уеннар оештырабыз, җирлегебез белән таныштырабыз, истәлекле урыннарга экскурсияләргә йөрибез, – ди “Җәмигъ” мәчетенең икенче имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Аитов.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев