Җәмигъ мәчетендә «Әйтер сүзем бар сезгә» исемле вәгазь бәйгесе үтте
Бәйгедә 7 конкурсант сүз осталыгы буенча көчен сынады
Җәмигъ мәчетендә “Әйтер сүзем бар сезгә” исеме астында хатын-кызлар арасында вәгазь бәйгесе үтте. 2018 елдан бирле оештырылып килүче, динебез һәм туган телебезнең кыйммәтләрен, күркәмлеген аңларга өйрәтүче бу чара конкурсантлар арасында да, тамашачылар арасында да зур популярлык казанды. Анда катнашучылар саны да елдан-ел арта бара. Җөмһүриятебездә Хәрби батырлык, хезмәт фидакарьлеге елы, туган телне яклау һәм саклауга багышланган ел тематикасына туры китереп, ислам динен популярлаштыру, кардәшләрне борчыган сорауларны ачыклау, дин тотучы хатын-кызлар арасында талантлы вәгазьчеләрне барлау максатыннан оештырылган чараның бу елгысына да чыгыш ясаучылар ныклы әзерлек белән килгәннәр иде.
Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Мөслим районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марина Бәдретдинова катнашучыларны сәламләп, кешенең рухи дөньясын баета, дөрес яшәү рәвешенә чакыра торган вәгазь-нәсыйхәтләрнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Тамашачылар һәр чыгышны зур игътибар һәм кызыксыну белән кабул иттеләр.
Бәяләү комиссиясе дә бәйгедә катнашучы һәркемнең ныклы әзерлек белән килүен, нигезләмә таләпләренә туры китереп чыгыш ясавын билгеләп үтте.
19 – 45 яшьлек катнашучылар арасыннан Диләрә Хәбибуллина – 1 нче урын, Рәмзия Латыйповага 2 нче урын бирелде. 45 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Рәүфә Шәмдинова – 1 нче урын, Асия Хөсәенова - 2 нче урын, Зөһрә Харисова 3 нче урын яулады. Зәмдәрия Дәүләтшина, Эльза Әминова бертавыштан “Тамашачы хуплавы” бәяләмәләренә ия булдылар. Зилә Моратова бәйгегә килгән тамашачылар арасында викторина оештырды. Призлы урын алучыларга, иң өлкән һәм иң яшь конкурсантка, “акыл ярышы”нда катнашучыларга грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Гөлназ Җәлилова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев