Аллаһ тәхете күләгәсендә
Җиде кешене Аллаһ кыямәт көнендә күләгәсендә саклар
Дөреслектә, барча мактау Аллаһка, без аны мактыйбыз, аннан ярдәм сорыйбыз, аннан гафу үтенәбез һәм үзебезнең нәфесебезнең начарлыгыннан вә гөнаһлы гәмәлләребезнең зарарлыгыннан аңа сыенабыз. Аллаһ кемне туры юлдан алып бара – аны беркем дә адаштыра алмас, ә кемне адаштыра – аны беркем дә туры юлга күндерә алмас. Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы булган һичбер иләһ юк, Мөхәммәд – аның колы һәм илчесе.
Дөреслектә, иң дөрес сүз – Аллаһның китабы, Коръән сүзләре. Иң туры юл – пәйгамбәребез (с.г.в.) юлы, иң начар гамәл – дингә яңалык кертү.
Аллаһ – барча мөэмин-мөэминәләрнең, мөслим-мөслимәләрнең, исәннәрнең һәм вафат булучыларның гөнаһларын гафу итүче. Дөреслектә, син – догаларга җавап бирүче, хаҗәтләребезне үтәүче, синең рәхмәтең белән, Рәхимнәрнең Рәхимлесе!
Абу Хурайра Аллаһның илчесе сүзләре турында хәбәр итте: “Кыямәт көнендә, чиксез Кодрәт иясе күләгәсеннән башка бер күләгә булмаячак, тик җиде төркем кеше генә Аллаһның тәхете күләгәсендә булачак.
Беренчесе – гадел хаким. Бу очракта “хаким” сүзе патша гына түгел, ә, ким дигәндә, “нинди дә булса көче булган, хакимияткә ия кеше” дигәнне аңлата. Мәсәлән, өй башлыгы, компания директоры, мәчеттәге имам. Шундый кеше мөселман булса, бөтен гамәлләрен гаделлек белән эшләсә, моңа Аллаһ, һичшиксез, булышыр һәм аны яратыр.
Икенчесе – Аллаһка балачактан табынган егет, ягъни ул иң бәләкәй чагыннан хак юлда, Аллаһка буйсынучы, аның әмерләрен үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшьлеген үткәргән кеше.
Өченчесе – йөрәге белән мәчетләргә бәйләнгән кеше. Ул – мәчетләрне кайгыртучы, берәр җирдә булганда, Аллаһка буйсыныр өчен, мөмкин кадәр тизрәк мәчеткә барырга тели. Хәзерге вакытта кешеләрнең йөрәкләре дөньяга бәйләнгән. Мәчетләргә йөрәге белән чын күңелдән бәйләнгән кешене табу бик авыр.
Дүртенчесе – Аллаһ ризалыгы өчен бер-берсен яраткан кешеләр. Алар шул ярату аркасында күрешәләр һәм шул мәхәббәт белән аерылалар һәм бу – Аллаһ алдында яхшы хәлдә булу өчен менә дигән мөмкинлек. Үзеңнең дустыңны ярат һәм Аллаһ сине яратыр.
Бишенчесе – югары дәрәҗәдәге чибәр хатын-кыз үзенә чакырганда, аннан баш тартучы һәм аңа: “Мин Аллаһтан куркам”, – диюче. Ягъни бу гади генә хатын-кыз түгел, ул тәэсирле һәм гаҗәеп матур, аның тәкъдименнән баш тартыр өчен иманлы, Аллаһтан куркучы кеше булырга кирәк.
Алтынчысы – шулкадәр яшерен хәер биргән кеше, хәтта аның сул кулы уң кулының нәрсә биргәнен белми, ягъни ул моның турында сөйләшми, яшерен рәвештә Аллаһы Тәгалә белсен өчен эшли. Бу – бик мөһим һәм лаеклы эш.
Җиденчесе – Аллаһны ялгызлыкта искә төшергәндә, күзләре яшьләнә торган кеше. Ягъни ул мөселман Аллаһтан шулкадәр курка, аның турында сөйләгәндә, йөрәге калтырый һәм, ялгыз калгач, чиксез Кодрәт иясе белән сөйләшкәндә, ул елый.
Һәрбер мөселман җәннәткә керергә хыяллана, ә җәннәткә керү өчен Аллаһның ризалыгын алырга кирәк. Аның ризалыгын алу өчен, кеше һәрвакыт яхшылык эшләргә һәм аны искә алырга тиеш. Шул сәбәпле, уңышка ирешкән кешеләр арасында булу өчен, без Аллаһка буйсынырга, аңа хезмәт итәргә һәм аннан дога сорарга тиешбез.
И Аллаһ, бу дөньяда һәм ахирәттә безгә изге нигъмәтләр бир һәм җәһәннәм газабыннан сакла! Аллаһтан башка илаһ юк, аның тиңдәше юк. Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһтан башка һичкемнең көче вә куәте юк.
Азиза Минсабирова, Әлмәт ислам мәдрәсәсе студенты.
Фотолар - Мөслим урта мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев