Аллаһ кунагы булып
Рушат Солтанов хаҗдан алган тәэсирләре белән уртаклаша
Дәвамы. Башы газетаның 27, 28 нче саннарында.
Хаҗ кылуның өч төре бар икән. Татарстан Республикасыннан килүчеләрнең күбесе хаҗның әт-Тәмәттуг төрен кыла. Бу хаҗ билгеләнгән айларда аерым ният белән, аерым ихрам халәтенә кереп, гомрә, аннан соң хаҗ гыйбәдәтләре башкаруны аңлата. Без дә хаҗның әт-Тәмәттуг төрен үттек.
Без урнашкан кунакханә әл-Хәрам мәчетеннән ерак түгел иде, автобус белән ике тукталыш кына барасы. Алда язылган мәчетнең кайда булуын күрсәтүче башня тау артында гына, бүлмә тәрәзәсе аша ачык күренә. Мәчет тә, маршруттагы автобуслар да тәүлек буе эшли. Шуңа күрә мәчеткә тәүлек буе халык агыла.
.jpg)
Әл-Хәрам мәчете изге Кәгъбәтуллаһ һәм Кара ташны, шифалы Зәм-зәм коесын, мөбарәк Ибраһим мәкамен, Сафа һәм Мәрва калкулыкларын, шулай ук намаз уку, тәваф һәм сәгый кылу өчен төзелгән берничә катлы корылмаларны да үз эченә ала. Мәчетнең 89 метрлы 11 манарасы, 170тән артык ишеге бар. Гыйбадәт кылучылар өчен мәчеттә бөтен уңайлыклар тудырылган. Йөри алмаучыларга, сәламәтлекләре чикле булган хаҗиларга волонтёрлар хезмәт күрсәтә.
.jpg)
Мәккәгә килгән көнне үк, ихрам киемнәрендә гомрә фарызын үтәргә әл-Харам мәчетенә, Кәгъбәтуллаһны җиде тапкыр әйләнеп тәваф кылырга киттек. Тәваф кылганда, бик тыгыз кешеләр агымында хәрәкәт итсәк тә, бар да үз тәртибе белән булды. Тәваф кылу тәмамлангач, ике рәкагать намаз укыдык, Зәм-зәм суы эчтек. Аннан гомрәнең фарыз гамәлләренең берсе – Сафа һәм Мәрвә калкулыклары арасын җиде кат сәгый кылдык. Бу вакытта укырга тиешле догалар укылды, яшел ут белән күрсәтелгән урыннар йөгереп үтелде. Йөгерә алмаганнарга ул араны кызурак адымнар белән үтәргә рөхсәт ителә. Аннан кайткач, кунакханә янындагы чәчтарашта чәч алдырдык, ихрам киемнәрен салып, гадәти киемнәр кидек. Шуның белән гомрә – кече хаҗ кылу тәмамланды. Күңел җиңеллек, рәхәтлек, канәгатьлек хисләре белән тулды.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 31 июль саныннан укыгыз.
Дәвамы бар.
Рушат Солтанов, хаҗи.
Фото – Р. Солтановның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев