Абыстайлар җыены узды
Дин вә вөҗдан

Абыстайлар җыены узды

Җыелышны башлап, Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

5 октябрь көнне Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә абыстайлар җыены узды.

Районыбыз авыл мәчетләрендә ислам нигезләрен укытучы, дини йолаларны тормышка ашыручы, яшьләребезгә әдәп-әхлак тәрбиясе бирүче ак яулыклы әбиләребез җыелды бу көнне.

"Җыелышны башлап, Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Рифат хәзрәт һәм Зилә остаз дәресләр уздырды. Чара, матур гадәт буенча, чәй өстәле белән тәмамланды", - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.

 Фото - мөхтәсибәт архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев