18 май көнне Мөслимнең «Нур» мәчетендә кыз балалар арасында Коръән бәйгесе оештырылды
Балалар 4 номинация буенча көч сынашты һәм конкурстан тыш, әзерләп килгән 1 сүрә белән чыгыш ясадылар
Мөслимдә яшәүче 40 кыз яхшы әзерлекле икәнлекләрен күрсәтте, алга таба да Аллаһ сүзләрен өйрәнергә дигән максатлар алдылар.
"Бик сөендергәне: быел 1 җузне яттан белүче 4 кыз ярышты. Аларның белемнәре, Коръәнне ятлау осталыклары һәркемне сокландырды.
Чарага килуче балалар өчен викторина да әзерләнгән иде. Кызлар командаларга бүленеп Коръәнгә кагылышлы сорауларга жаваплар эзләделәр.
Төп өлеш тәмамлангач, бәйгедә катнашучылар һәм аны тамаша кылучы әниләр җыелышып тәм-томлы табын артында үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, аралаштылар.
Катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
1 җүз белүчеләр ярышында урыннар түбәндәгечә булды:
I урын - Зәкия Низамова
II урын - Хәнифә Хәмзина
III урын - Хәбибә Мәүлиева
"Әл-Фәҗр - Ән-Нәс" номинациясендә:
I урын - Әминә Латыйпова
II урын - Дәлия Сәхипгәрәева
III урын - Аиша Тагиева
"Әд-Духә - Ән-Нәс" номинациясендә:
I урын - Хәдия Гайфиева
II урын - Асия Аитова
III урын - Зәйнәб Шәйдуллина
"Әл-Зәлзәлә - Ән-Нәс" номинациясендә:
I урын - Әминә Бәдретдинова
II урын - Кадрия Низамова
III урын - Сәйдә Муглиева
Бәйгедә катнашучыларга, бүләкләр алу өчен матди ярдәм күрсәтүчеләргә Аллаһ Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре яусын, ике дөнья бәхете, сәламәтлек һәм ныклы иман насыйп булсын.
Сабыйларга Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен өйрәткән, иманлы итеп тәрбияләгән әти-әниләргә, әби-бабайларга, тәрбияче-остазларга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез", - дип язалар мөхтәсибәттән.
Фотолар - мөхтәсибәттән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев