29 декабрь 2019 яңалыклары
-
Халык медицинасы
– Кизү белән чирләгәндә, 1 стакан кура җиләген яки кура җиләге кайнатмасын, 1 аш кашыгы балны, 1 стакан ак майны, 30 мл коньякны, 0,2 аш кашыгы соданы бер савытка салып болгатырга. Һәм төнгә таба эчәргә. Балаларга шул дозаның яртысын һәм коньяксыз ясарга.
-
Халыкның аңын үзгәртү кирәк
“Мин ришвәт алмыйм, минем держава өчен хәтерем кала”. “Белое солнце пустыни” нәфис фильмы герое Павел Верещагинның һәркемгә мәгълүм бу сүзләре бүгенге көндә дә мөһимлеген югалтмый. Ришвәтчелек, сатып алу – синонимнарны дәвам итеп булыр иде. Хәзерге заманда ришвәтчелекнең нәрсә икәнен беркемгә дә аңлатырга кирәк түгел. Тарихка күз салыйк.
-
Бассейнда йөзү түгәрәге
Бүген мәктәп укучыларына өстәмә белем бирү буенча төрле түгәрәкләр, секцияләр эшли. Укучыларның күбесе төрле спорт һәм сәнгать түгәрәкләренә яратып йөриләр. Шундый секцияләрнең берсендә без дә булып кайттык
-
Укучыларыбыз яза. Ташламыйк авылларны
Туган авыл, туган төбәк. Кемнәр генә яшәп, кемнәр генә китмәгән?! Күпме сынаулар, авырлыклар белән авылыбызны, яшәгән төбәгебезне саклап кала алган әби-бабаларыбызга, бүгенге авылдашларга мең рәхмәт!Мин туган авылым Мәлләтамакның елдан-ел матурлануын, төзекләнүен күреп сокланам.
-
Бәйрәм ялларында үтәчәк чаралар
Бәйрәм ялларында үтәчәк чаралар
-
30 декабрь көненә һава торышы
Урыны белән кар
-
Бер яшьлектә, бер картлыкта
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында “Алтын яшь” (“Золотой возраст”) район конкурс-фестивале үтәчәк.
-
Бу көнне Мөслимдә. 1972-1973 ел вакыйгалары
Яңа елда тәүге интервьюИ. Кашапов, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры: – Көнкүреш хезмәте күрсәтү планын коллектив 25 декабрьгә үтәде... Яңа елда ярымфабрикатларны, трикотажны, тегелгән әйберләрне күбрәк кайтарту, күбрәк реализацияләү хисабына производствоны тагын да киңәйтү билгеләнгән.Әхъяр Әхмәтҗәләлов, “Трудовик” совхозының Игенче бүлекчәсе управляющие: – Узган хуҗалык елын бүлекчә һәм совхоз игенчеләре хезмәт җиңүләре белән тәмамладылар. Совхоз мул уңыш үстерү буенча Бөтенроссия социалистик ярышының җиңүчеләре сафында. Ә бүлекчәбез район хуҗалыкларының бригадалары һәм бүлекчәләре арасындагы социалистик ярышта беренче урынны яулады.
-
Саклыйк һәм сакланыйк!
Район үзәге һәм авылларыбыз Яңа елга бәйрәмчә бизәлде.
-
Бәла – аяк астында
– Һава сулап, җәяү йөрергә яратам. Шуңа күрә, барыр юлым ерак булса да, улларымның машинада илткәнен көтеп тормыйм, җәяү китәм. Җәен дә, кышын да шулай. Кышка аяк киеменең җайлысын алдым: табаны да шумый, үкчәсе дә җайлы, – ди тугызынчы дистәсен түгәрәкләгән күрше әбием. Резин гәлүштән кичке утырмага кергән ахирәтен дә “Ташла инде шул искеңне, аяк асты бигрәк куркыныч бит!” дип, ачуланып ташлый. Хак әйтә тормыш тәҗрибәсе туплаган күрше әбием. Бәла – аяк астында. Кыш көне бигрәк тә.
-
Тәмлетамак. Мантыны – мультиваркада
Бөтен йортка тәмле ис таратып, парда пешкән мантыларны кем генә яратмый икән?! Уңган хуҗабикәләр хәзер бу ризыкны мантоваркада гына түгел, мультиваркаларда да бик оста пешерә. Метрәй авылында яшәүче Фәүзия Хәйбрахмановадан сезгә манты рецепты тәкъдим итәбез.