29 август 2016 яңалыклары
-
"Яшел Мөслим" акциясе дәвам итә
"Яшел Мөслим" акциясе дәвам итә. "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләренә һәм "Очкын", "Яшь гвардиячеләр" хәрәкәтләре активистларына "Йога клубы" һәм "Без мөстәкыйль балалар" төркеме членнары да кушылды. Алар аномаль эссе көннәрдә өч көн дәвамында Мөслимдәге Бакча, Банк һәм Кооператив урамнарындагы агач үсентеләренә су сиптеләр. Яшь агачларны тәрбияләргә, су сибәргә өндәгән 300 данә...
-
"Халык участковые" конкурсы башлана
РФ Эчке эшләр министрлыгы дүртенче тапкыр Россия күләмендә "Халык участковые" конкурсына старт бирде. Иң яхшы участковыйларны халык үзе онлайн тавыш бирү юлы белән билгели. Мөслимлеләр, www. muslumirc.ru сайтына кереп, тавыш бирә ала. Бәйге 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның район этабында җиңү яулаган конкурсант алдагы этаптапта көч сынашачак.
-
Авыллар төзекләнә - Метрәй авыл җирлегендә юлларга зур игътибар бирелде
Метрәй авылының Бакча урамында, Сал. Мухан авылының Бакча, Фрунзе һәм Кооператив урамнарында, юл кырларына канаулар ясалып, гравий өслек салына. Әлеге эшләр республика программалары һәм үзара салым акчалары хисабына башкарыла. Метрәйдә "Мирзанур" паркында төзекләндерү эшләре дә дәвам итә. Биредә тау һәм парк янында буа ясала. Шулай ук Метрәй авылы янында чишмә...
-
Сентябрьдә өч көн рәттән ял итәчәкбез
Быел Корбан гаете 12нче сентябрьгә - дүшәмбегә туры килә. Шунлыктан атнасына 5 көн эшләүчеләр 3 көн рәттән - 10,11,12се ял итәчәк.
-
“Уңыш-2016” операциясе
Район авыл хуҗалыкларында хәзер кызу көннәр - урак өсте һәм терлек азыгы әзерләнә. Бу мөһим кампанияне хәвеф-хәтәрсез, бәла-казасыз үткәрик, дисәк, янгыннарга каршы чараларны үтәү шарт. Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең районара янгынга каршы күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан авыл хуҗалыгы формированиеләренең янгын сүндерү кораллары белән җиһазланышы, амбарлар, запас частьләр һәм ягулык-майлау материаллары...
-
2015 ел өчен салымнарны түләү вакыты 1 декабрьгә кадәр
Районара салым инспекциясе исегезгә төшерә: физик затларның 2015 ел өчен милек, транспорт, җир салымнарын түләү вакыты 2016 нчы елның 1 декабренә кадәр. Закон нигезендә "Личный кабинет налогоплательщика"дан файдаланучыларга салым түләү өчен белдерү кәгазьләре электрон рәвештә җибәрелә. Бу белдерү кәгазьләре формалаштырылганнан соң, ягъни 15 сентябрьдән соң булачак. Түләү кәгазьләрен электрон рәвештә...
-
"Бездә кунакта" тапшыруында район башлыгы Рамил Муллин кунакта