29 август 2015 яңалыклары
-
Кичке бәйрәм чаралары 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак
Республика көненә һәм Мөслим районының 85 еллык юбилеена багышланган бәйрәм кичке якта да дәвам итәчәк. "Яшьлек" спорткомплексында булачак дип вәгъдә ителгән концерт 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак.
-
Мөслимдә фонтан ачылды
Алдан вәгъдә ителгәнчә, Мөслим районының 85 еллык юбилеена багышлап күптән көтелгән фонтан эшләтеп җибәрелде. Күп кенә мөслимлеләр күреп тә өлгергәндер, фонтан бигрәк тә караңгы вакытта матур төсләр белән уйный.
-
Көн яңгырлы булуга карамастан, ярминкә бик күп райондашларыбызны кабул итте (ВИДЕО)
-
Мөслимлеләр районның 85 еллык юбилеен билгеләп үтте
Бу көннәрдә татарстанлылар бәйрәм рухы белән яши. ТАССР төзелүгә - 95, республикабызның яңа дәүләтчелегенә нигез салынуга 25 ел тулды. Мөслимлеләр исә әлеге тарихи даталар белән бергә районыбызның 85 еллыгын да бәйрәм итә. Бүген шул уңайдан районыбызда бик зур бәйрәм чарасы оештырылды. Анда ТР Премьер министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры...
-
Район башлыгы Р. Муллин мөслимлеләрне бәйрәмнәр белән котлады
Сезне муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25, ТАССРга 95, Мөслим районы төзелүгә 85 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.