28 октябрь 2017 яңалыклары
-
Мөслим юбилярларын котлый
Бертөркем хөрмәтле өлкәннәребез бу көннәрдә юбилейларын билгеләп үтә.
-
Татарстанда хатын-кыз тикшерүчегә пычак белән янаган 18 яшьлек егет хөкем ителгән
Суд егеткә, 2 еллык сынау вакыты белән, шартлы рәвештә 1,5 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән. (Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Арча прокуратурасы 18 яшьлек егеткә карата гаепләүне дөрес дип тапкан, дип хәбәр итте республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Суд егетне «Вазифаи бурычларын үтәгәндә, хакимият вәкилләренә карата көч кулланып куркыту»...
-
Синең улларың, Мөслим! Мөслимнең беренче фән докторы Гегель Гәрәев турында
Әмир Гәрәев 1937 елда Түреш авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе Әмир Гәрәй улы - Татарстанның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Мөслим районының мәгариф бүлеге мөдире була. Ул шулай ук Мөслимнең кичке мәктәбен оештыручы һәм аның беренче директоры да. Әнисе Гыйлмиҗамал Гали кызы озак еллар төрле мәктәпләрдә укытучы булып эшли....
-
Синоптиклар томан хэм бозлавык турында кисэтэ
Урыны белән җепшек кар явуы көтелә. (Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча иртәгә, 29 октябрьдә болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә һәм көндез томан һәм бозлавык фаразлана. Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы көтелүен хәбәр итә. Урыны белән юеш кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан,...
-
Хәбәрчеләребез яза: этләрегезне бәйдән ычкындырмагыз!
Октябрь ае бигрәк матур, җылы булды. Якшәмбе көнне дусларыма догалар кылып кайту нияте белән Мөслим зиратына юл тоттым. Көн матур, җиле дә, яңгыры да юк, изге ният белән киттем. Тыныч йоклагыз, дип изге теләкләр теләп кайтырга чыктым. Колхоз урамына кергән идем этләр өере ыржайган тешләре белән , сине ашыйбыз, дигәндәй...
-
Вәрәшбашлылар җирлекне яшелләндерә
Вәрәшбаш авыл җирлегендә бу көннәрдә җирлекне яшелләндерү буенча көзге өмәләр оештырыла.
-
Башкортстанда бала өчен айлык пособие күләме арттырылган
Түләүләрнең база күләме 58,4 процентка арттырылган.
-
Яңа Усы мәктәбе укучылары ТР Конституциясе турында мәгълүмат алды
Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбендә "Парламент дәресләре" үтте.
-
28 октябрь – Халыкара анимация көне
Ел саен 28 октябрь көнне анимация көне билгеләп үтелә. 1892 елда нәкъ шушы көнне Франция рәссамы Эмиль Рено Париж публикасына хәрәкәт итүче рәсемнәр (ягъни мультфильмны) күрсәтә. 2002 елда "Анимацияле киноның халыкара ассоциациясе" бу бәйрәмне үткәрергә карар кыла. Районның "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә бу уку елыннан "Ай-ти программалаштыру" түгәрәге эшли...
-
Кукуруз уңышын җыеп алу буенча алдынгы районнар арасында Мөслим дә бар (ИСЕМЛЕК)
Быел кукуруз барлыгы 240,7 мең гектар мәйданда чәчелгән иде.
-
Мөслимнең балалар китапханәсе мәгълүмат һәм белем алу өчен уңайлы
Районыбызның балалар китапханәсе, авыл китапханәләренә балалар белән эшләү буенча методик ярдәм күрсәтә, мәктәпләр, балалар бакчалары, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Бүгенге көндә китапханә тулаем заманча җиһазландырылган. Укучыларга, дәрестән соң килеп, өй эшләрен эшләргә, компьютердан, интернет челтәреннән файдаланырга мөмкинлекләр тудырылган.
-
Җирле үзидарә: Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы А.Шәйгәрданов белән әңгәмә
Мәлләтамак авыл җирлеге артык зур түгел. Шулай да кайсы юнәлешне генә алсаң да, мәлләтамаклылар матур күрсәткечләргә ирешәләр, районкүләм үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар, һәр эштә актив катнашалар. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Шәйгәрданов белән әңгәмәбез җирлектә башкарылган эшләр хакында.