28 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Изге бәйрәм көнендә изге эштә булыйк!
"Туган як" агрофирмасы Корбан гаетенә багышлап тана чалдырган һәм Саклаубаш, Түбән Табын, Мәллә җирлекләренә бүлгән. Мәллә Тамак авыл җирлеге үзенә тигән өлешен мәчеткә намазга йөрүче өлкән яшьтәге мохтаҗларга тараткан.
-
МТВ 26.09.2015
-
“Экстремизмга – юк!” дигән баш астында диспут уздырылган
Шимбә көнне Яңа Усы авылы клубында яшьләр арасында "Экстремизмга - юк!" дигән баш астында диспут уздырылган. Диспутта ялга кайткан студентлар, авыл яшьләре катнашкан.
-
Профсоюзга 110 яшь
23 сентябрьдә мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы рәисләре Татарстанның һәм Россиянең профсоюз хәрәкәтенең 110, Татарстан мәгарифенең 25 еллыгын билгеләп үттеләр.
-
Мәктәп укучылары "тере" язучылар белән очрашты
Татар әдәбияты көннәре кысаларында районыбызга бертөркем язучылар килә дигән сүзне ишеткәч, йөрәкләр җилкенеп куйды. Бу уку елында кайсы тере язучыны, я булмаса шагыйрьне күрербез икән?
-
Районда 9 бала аллергия белән хастаханәгә салынган
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүмәтләргә караганда, узган атнада 154 чакыру булган, шуларның 26 үзләре килгән.
-
Иске карамалылылар корбан итеннән казанда пешкән пылаудан авыз итте
25 сентябрь көнне Иске Карамалы авылы мәдәният йорты янында авыл жирлеге башлыгы Илнур Кәримов, Борһан мәчете имам хатибы Сөләйман хәзрәт, Күбәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, «Кояшкай»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәчеткә йөрүче апалар, авыл халкы катнашында Корбан бәйрәме узды.
-
Октябрьдә авыл урамы ремонтланган
Узган атнада Октябрь авылының Советская урамында ремонт эшләре узды, дип хәбәр итәләр Октябрь авыл җирлегеннән. "Мост" җәмгыяте эшчеләре тарафыннан урамның 800 метр озынлыктагы арасына гравий түшәлгән. Бу эш халыктан җыелган үзарасалым акчасына эшләнгән.
-
Хәрби хезмәткә чакырылыш башланды
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш компаниясе эшли башлады. Бүген 18 яше тулган егетләр район поликлинникасында медицина тикшеренүен уза башлады. Табиблар нәтиҗә ясаганнан соң, яшүсмерләр хәрби хезмәткә чакырылыш комиссиясе белән очрашачак.
-
Үзәк поликлинника элеккеге бинасына күчте
Ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 28 сентябрьдән үзәк поликлиника авыруларны район мәгариф идарәсе бинасының (элеккеге поликлиника) беренче этажында кабул итә.