27 февраль 2017 яңалыклары
-
Сәнгать мәктәбе укучыларының чираттагы җиңүе
Чистай шәhәрендә «Камская мозаика» XX Республикакүләм фестиваль-конкурс үтте. Анда Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары катнашты.
-
Быел район ветераннар советы төзелүгә 30 ел тула
Шушы чор эчендә оешма үзенең яшәүчәнлеген һәм кирәклеген ныклап раслады. Һәм ул бүген җирлектәге иҗтимагый оешмалар арасында иң актив эшләүчеләрдән санала. Эшчәнлегенең төп максаты өлкәннәрнең социаль-көнкүреш хәлен, яшәү шартларын яхшыртуга, аларның ялларын оештыруга, тормыш активлыгын арттыруга булышлык итү булган ветераннар советы өлкән буынга тагын да якыная башлады. Башка оешмалар вәкилләре...
-
"Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы Зөлфәт истәлегенә концерт куйды
Район ветераннар советы каршындагы "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы үзешчәннәре Яңа Сәет халкына күренекле авылдашлары - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе бик күп премияләр лауреаты шагыйрь Зөлфәт иҗатына багышланган концерт программасы тәкъдим итте. Үзешчәннәр Зөлфәтнең шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Шунда ук шагыйрь иҗатына багышланган видеоязма да күрсәтелде.
-
Өлкәннәр электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәнә
Хәзер төрле түләүләрне, хастаханәләргә, башка оешмаларга чиратка басуны һәм башка төр хезмәтләрне электрон рәвештә башкарырга мөмкин. Моның өчен замана техникасыннан, аерым алганда компьютердан файдалана белергә кирәк.
-
МТВ 24.02.2017
-
Марибүләрлеләр Ватанны саклаучылар көнен ничек билгеләп үткән?
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Мари Бүләр авылы клубында студентлар һәм эшче яшьләр арасында "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән дискотека узды. 24 февраль көнне мәктәп спорт залында авылның ир-атлары, кызлар һәм егетләр арасында волейбол ярышлары оештырылды. Егетләр командасы беренче урынга чыкты. Әлеге чараларны авыл клубы мөдире Роза Вәлиева һәм авыл яшьләре...
-
Мөслимгә уролог кайтты
Район поликлиникасына уролог Данияр Нәҗип улы Якупов кайтты. Табиб атнага өч мәртәбә авыруларны кабул итә. Сарман районы кешесе моңа кадәр башкалабыз Казанда уролог булып эшләде. Авырулар чират тормас өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша да чиратка языла ала.
-
Бу ялларда 8 райондашыбыз исрек хәлдә руль артында тоткарланды
Шуның берсе - кабаттан эчеп тоткарланган ир-егет.
-
Калфак ясау остаханәсенә килегез
28 февраль көнне кичке сәгать 6 да "Мизгел" яшьләр үзәгендә хатын - кызларның "Ак калфак" район җәмәгать оешмасы, ветераннар советы, мәдәният бүлеге һәм "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә хатын - кызларның милли баш киеме калфак чигү, тегү буенча мастер - класс үткәрә. Әлеге чарага оешма-предприятие , учреждениеләрдә эшләүчеләр, өлкән хатын-кызлар,...
-
Президент Татарстана поручил найти правовые возможности для защиты интересов клиентов «ТФБ Финанс»
Президент Татарстана Рустам Минниханов поручил Консультативной группе по оказанию правовой помощи физическим и юридическим лицам - клиентам банков, приостановивших операционную деятельность, и прокуратуре РТ подготовить обращение в судебные органы с вопросом о внесении физических лиц - клиентов «ТФБ Финанс» в реестр пострадавших вкладчиков Татфондбанка. Об этом сообщает пресс-служба Минэкономики РТ....
-
Сәер татар авыллары исемнәре арасында Мөслим районының 4 җирлеге бар
Юлда барганда кайбер авыл атамалары язылган такталарга карыйсың да, аптырыйсың - теге яки бу атаманы кушу кемнең башына килгән? Араларында әллә ниндиләре бар бит. Әйтик, менә, Сасыборын, Буклы дип аталган авылларда яшәүчеләр нинди хисләр кичерә икән? Сасыборын - Мөслим районы авылы Юморист Җәвит Шакировның бер мәзәгендә Сасыборын авылы телгә алына....
-
Волонтерлар интернатта тәрбияләнүче бабайларны котлады
Район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр һәрдаим игътибар үзәгендә. Узган бәйрәм ялларында әби-бабайлар янына "Мизгел" яшьләр үзәге каршында эшләп килүсе волонтерлык үзәге егет-кызлары барды. Алар ир-егетләргә мәктәп уеучылары ярдәме белән ясалган кул эшләре бүләк итте. Мондый очрашу 8 март бәйрәме чорында да булачак, диләр волонтерлар.
-
Мөслим юртаклары Әлмәттән җиңү белән кайтты
Әлмәттә 48 нче кышкы авыл спартакиадасы кысаларында узучы ат ярышлары Мөслим юртакларына җиңү китерде. Ат спорты комплексында Фазаел Вәлиев кул астында тәрбияләнүче Гекон кушаматлы юртак үз заездында өченче килде, ә Гамлет финиш сызыгын беренче булып узды. Һәм обсолют җиңүче өчен узышта да иң җитезе булып, спартакиада чемпионы исемен яулады. Атларның...
-
Фотоконкурста кем лидерлык итә?
"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы дәвам итә. Бүген тавыш бирүнең өченче көне. Алдагы ике көн нәтиҗәләре буенча Радий Җәлилов лидерлык итә. Ул барлыгы 743 тавыш җыйган. Икенче урында, 657 тавыш җыеп, Ринат Исламов. Өченче позицияне яулаган Данир Мирсалихов өчен 518 кеше тавыш биргәр. Солдатларыбыз өчен тавыш бирү 28 февральгә кадәр дәвам...