25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Поздравления 23.11.2016
-
Интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр тренингта катнашты
24 ноябрь көнне Түбән Табындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбенә Казандагы Тимсофт тренинг компаниясе вәкилләре килде. Алар көн дәвамында балалар белән аерым-аерым төркемнәрдә эшләделәр: төркем булып эшләү өчен уеннар өйрәттеләр, шәм, сабын кебек эшләнмәләр ясау серләренә төшендерделәр. Балаларны бүләкләр белән дә сөендерделәр.
-
Ут булмый
28 нче ноябрьдә, дүшәмбе көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 9 сәгать 30 минуттан 13 сәгатькә кадәр, Нарат Асты авылында ут булмаячак, дип хәбәр иттеләр район электр челтәрләреннән.
-
Аграр көллият студентлары эшмәкәр булырга әзерләнә
Сарман аграр көллиятенең 1 нче номерлы филиалында шәхси эшмәкәрләр Дамир Шәнгәрәев һәм Нияз Габдрахманов белән очрашу үтте. Очрашуда аграр көллият студентлары һәм укытучылары катнашты.
-
Ана капиталына дәгъвә итүчеләр игътибарына
Ана капиталын алган, (яисә 2016 елның 30 сентябренә кадәр, әлеге сертификатны алуга хокук алучылар) һәм аның бөтен суммасын төп юнәлешләргә файдаланмаучылар, 25 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелүче түләү алу хокукыннан файдалана ала.
-
Мөслим районы халык театры – Гран-при иясе
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Идел йорт» XVI Төбәкара халык театрлары коллективлары фестиваленең жюри утырышы узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
-
Юбилярларны тәбриклибез!
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Фазлыев Мирсадретдин Фазлый улы (Катмыш), Микалина Анна Әхмәди кызы (Мөслим), Зарипова Дүлихабану Гыйният кызы (Әмәкәй), Гайсина Роза Мирзаһит кызы (Михайловка), Мөхәмәдишина Миңнемосаллия Мөхәмәдиша кызы (Тугаш) - 90 яшьлек, Миңнегалиева Рәүфә Нурмөхәммәт кызы (Мөслим), Хаҗиев Хаҗип Хаҗи улы (Ташъелга), Хафизова...
-
Бүген Әниләр көненә багышланган концерт узачак
Билгеле булганча, һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район мәдәният йортында бәйрәм тамашасы узачак. Ул бүген, 25 ноябрь көнне оештырыла.
-
Шаяннар һәм тапкырлар ярышты
24 ноябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында район күләмендә уздырылган Шаяннар һәм тапкырлар клубларының финал ярышлары узды. Таганда атындык, сәхнәләрдә җырладык, туган илем сиңа да җырладык дип исемләнгән бәйге-тамашада зона турларында җиңү яулаган 6 команда көч сынашты. Бәйге нәтиҗәләрен соңрак игътибарыгызга җиткерербез.