25 июль 2016 яңалыклары
-
Студентлар театры Мөслимдә
Казан Дәүләт Аграр университетының студентлар татар халык театры Мөслимдә. Туфан Миңнуллинның "Ялкынсыз яна йөрәк" әсәренә лирик-драма тәкъдим итәчәкләр. 27 июль көнне Метрәй мәдәният йортында, 28 июль Олы Чакмак авылында, 29 июль Яңа усы авылы мәдәният йортында, башлана 19:00 сәгатьттә, керү ирекле.
-
Бурдан кала уттан калмый
Бүген Хафизов урамында шәхси йортта пожар чыга. Янгын сүндерү часте әлеге йортка килеп җиткәндә агачтан ясалган веранда өлеше янып яткан була, янгын сүндерү хезмәткәрләре тиз арада утны туктаталар. Шулай ук район эчке эшләр бүлеге, газ участогы һәм район электр җәмгыятедә пожар булган йортка киләләр. Хәзерге вакытта әлеге пожар буенча тикшерү...
-
Егетләр футболда көч сынашты
"Яшьлек " спорткомплексында районара Мөслим муниципаль районынынң кубогына 2004-2006 елгы яшьүсмерлар арасында футбол ярышлары узды. Әлеге очрашуда Бөгелмә, Минзәлә, Мөслим, Җәлил эшчеләр поселыгы командалыры катнашты. Чараны Мөслим районы яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров ачып җибәрде. Шулай ук Мөслим футбол федерациясе директоры Нияз Габдрахмановта командаларга теләкләрен җиткерде....
-
"Һәр җитәкче үз өлкәсендәге эшнең ничек оештырылуы, һәм аның нәтиҗәле булуы өчен җаваплылык тоярга тиеш” Рамил Муллин, Мөслим районы башлыгы
Киңәшмәдә район башлыгы Рамиль Муллин, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, катнашты. Район башлыгы җитәкчелегендә барган әлеге киңәшмәдә бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләре каралды. Җирлегебез көннән - көн төзекләнә, матурая. Төзекләндерү эшләренең бер өлеше үзара салым акчасы хисабына башкарыла. Район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов үзара салым акчасының ничек җыелуы...
-
Иске Карамалы һәм Тойгелде авыллары бүләкләнде
Җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле һәм тырыш хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Иске Карамалы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әглиева Илсөяр Мөдәрис кызы тырыш хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.