21 март 2017 яңалыклары
-
Татфондбанкның өстәмә офисында урлауда шикләнелүчеләр кулга алынган
Шик астына алынучылар исәп-хисап документларында акча юклыгын чыгым-касса ордерларын юк итеп яшергәннәр, дип яза «Татар-информ». Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының җинаять-эзләү бүлеге хезмәткәрләре Татфондбанкның Биектау станциясендә урнашкан өстәмә офисында урлауда шикләнелүче өч кешене тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информга» Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Искәртеп үтик,...
-
Мөслимлеләр бадминтон буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулады
Спорт мәктәбе бадминтончылары 17 нче марттан 19 март көннәрендә Казан шәһәрендә үткән Татарстан беренчелегендә катнаштылар. Ярышта 15 яшькә кадә һәм 19 яшькадә егет-кызлар уйнады. Нурислам Шайхуллин һәм Ислам Фархетдинов, Ханов Рүзәл Актаныш бадминтончысы белән парлы разядта 5 нче урын алдылар.Тренеры Инсаф Ханов
-
Яңа җитәкче билгеләнде
Q Район дәүләт ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкче билгеләнде. Баш ветеринар вазыйфасына Олег Владиславович Мандрейкинны ТР Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев тәкъдим итте.
-
Илдар Халиков: Хөкүмәтнең төп максаты — банклардан зыян күрүчеләргә акчаларын кире кайтару
Банклар банкротлыкка чыгуга бәйле бик күп сораулар бар, ди Премьер-министр. Хөкүмәтнең төп максаты - банклардан зыян күрүчеләргә акчаларын кире кайтару. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген республиканың парламент утырышында шулай дип белдерде. "Кем гаепле, нәрсә эшләргә - бу сорауларга хокук саклау органнары җавап бирәчәк. Банклар банкротлыкка чыгуга бәйле бик күп сораулар...
-
Бүген Халыкара урманнар көне
Усы урманчылыгында барлыгы 12 мең 437 гектар урманнар исәпләнә. Бу көннәрдә урманчылыкта яшь үсентеләр утырту өчен кар өю һәм урман чистарту эшләре алып барыла. Быелгы елда 20 гектарда яшь үсентеләр (нарат, чыршы, каен, юкә) һәм 33 гектар өстәмә үсентеләр утыртылачак, алар узган елда утыртылган посадкаларда корыган, үсеп китмәгән үсентеләрне алыштыру...
-
Моңа кадәр кеше таптаткан мөслимле янәдән исрек хәлдә руль артында тоткарланган
Бу атнада исерек килеш руль артына утырган 1989 елгы райондашыбыз тоткарланды. Шуганка авылы егете 2013 елда кеше таптаткан иде. Ул вакытта да аның алкогольле эчемлекләр кулланган килеш машина белән идарә итүен хәбәр итә районның ДАИ бүлеге хезмәткәрләре. Шуннан соң да сабак алмаган егет бүген сак астында. Шунысы гаҗәп - 27...
-
Мөслим поликлиникасына 23 яшь белгеч кайткан
Район үзәк хастаханәсендә һәм поликлиникада хезмәт куючы 41 табибның 23е - төрле программалар нигезендә эшкә кайткан яшь белгечләр. Алдагы елда ике табиб, биш ел вакытларын тутырып, эштән китте. Невролог Алмаз Зиннуров исә үз теләге белән армиягә киткән. Бүген ул Сергиев Посад шәһәрендә хезмәт уза. Быел район үзәк хастаханәсендә кичектергесез ярдәм...
-
Мөслимдә "Без бергә" исемле балалар халык иҗаты фестивале уза
20 марттан укучыларның язгы каникуллары башланды. Бер атна дәвам итәчәк ялларда укучылар өчен шактый чаралар планлаштырылган. Иртәгә "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Без бергә" исемле балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы уза. Хореография, вокал, соло, халык ансамбле, мода театры, нәфис сүз - барлыгы 6 төрле номинациядә укучылар чыгыш ясый.
-
Нәүрүз мөбәрак булсын!
Нәүрүз - мөселман халкының Яңа ел бәйрәме. Аны көн белән төн тигезләшкәндә, 21-22 мартта үткәрәләр. "Нәүрүз" сүзе фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Төрки Һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне дистәләгән илләрдә билгеләп үтәләр. Бу көнне һәркем изге эшләр эшли, дусларына, туганнарына, әти-әнисенә, баласына бәхет тели, ягымлы була. Бәйрәм алдыннан...
-
Бүген Ташлыярда ут булмый
21 нче март көнне Ташлыяр авылында Урожай урамында 78 нче йорттан алып 128 нче йортка кадәр ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район подстанциясеннән.