Аккан сулар кебек узган гомер
Гомер көзләренә кергәндә күңелебез белән үткәннәрне барлыйбыз. Туган нигезебезне, әткәй-әткәйне, туганнарыбызны, күршеләрне, авылыбызның газиз урамнарын сагынабыз. Дәртле яшьлек елларына кайтасы килә. Үзең картайсаң да, күңел һаман унсигездә кала шул.