Язгы уяну
(“Авылдан хатлар” әсәреннән өзек)
Кыш буе сабыр гына эчтән көнләшеп кыш белән җирнең туен күзәткән кояш чыгырыннан чыга, яшерен ниятен көннән-көн ныграк сиздерергә тотына. Ул җирне сагына, ә җир ак юрган астында. Кояшның дәрте ташый, ул уттай кыза, аның нурлары тыелгысыз рәвештә аклык дөньясына ташланалар. Шулчак кар белән җир үзләрен берләштергән илаһи мәхәббәткә һәлакәт янаганын сизенәләр, кояшның астыртын ниятен аңлап бетерәләр.