Әдәби мизгел. Җылы оя ( ҖЫЛЫ ОЯ БУШ ТОРМЫЙ!)
Акхуҗага Диманы кызу август аенда бөтенләйгә алып кайттылар. Җәйнең иң юмарт чагы :җимешләр пешкән, басуларда игеннәр, бакчаларда әнис алмалары өлгергән.
Бу юлы ул олы өянкеле киң ишек алдына ятсынмыйча , әти- әнисе белән шатланып кайтып керде. Урамда ап – ак казлар төркеме каңгылдап каршылады.