Үткәннән бүгенгә күпер
Быел Дәүләт архив идарәләре 100 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Мөслим районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Чулпан Муллина белән бүлек эшчәнлеге хакында сөйләштек.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, ди халык мәкале. Архив идарәләре исә, нәкъ менә үткәнебез белән бүгенгене бәйләп, тарихи мирасыбызны киләчәк буынга тапшыру юнәлешендә хезмәт куя. Архивчылар – тарихны саклаучылар, алар документларда, мемуарларда, фрагментларда, борынгы фоторәсемнәрдә, кино һәм видеопленка кадрларында, грампластинкаларда уникаль елъязма булдыра. Быел Дәүләт архив идарәләре 100 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Мөслим районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Чулпан Муллина белән бүлек эшчәнлеге хакында сөйләштек.
– Чулпан Рамировна, район архив бүлеге кайчан оешкан, аның беренче оештыручылары кемнәр булган?
– Мөслим районы архивы 1930 елда оешкан. Күп еллар (1967-1986) архив бүлеген Гамбәрия апа Сафина җитәкли. Аңа кадәр бүлектә дүрт кеше эшләгәне билгеле. 1987-1997 елларда бүлекне – Зөһрә Мөхәммәдиева, 1997-2001 елларда – Гөлчирә Вәлитова, 2001-2006 елларда – Мәсүфә Шәрипова, 2006-2016 елларда Фәридә Кирамова җитәкли. Алар – архив фондларын тулыландыру, саклау юнәлешендә зур эш башкарган кешеләр.
– Бүген бүлектә күпме тарихи документ саклана? Аларның төгәл исәбе бармы, аларны барлау нинди тәртиптә алып барыла?
– Архив бүлегендә 1935-2012 еллар аралыгында – 105 фонд, саклауга алынган 25045 берәмлек эш исәпләнә. Шуның 14735 берәмлеге – идарә документлары, 10098 берәмлеге – шәхси состав буенча документлар. Шулай ук безнең фондта шәхси чыгышлар буенча доку-ментлар һәм фотодокументлар да саклана. Һәр елны район Башкарма комитеты тарафыннан расланган график һәм план нигезендә бүлеккә документлар кабул ителә.
– Җирлегебездә озак еллар эшләгән колхоз-совхозлар да күптән бетте. Байтак кына оешмалар да ябылды. Аларның эш-хезмәт документларын, башка төрле мәгълүматларны архив бүлегеннән табып буламы?
– Әйе, 1995 елдан башлап, илдә барган икътисадый реформа вакытында күп кенә оешмалар ябылды яки, банкротлыкка чыгып, эшчәнлеген туктатты. Кызганычка каршы, ябылган оешмаларның эш-хезмәт документларын саклауга һәрвакытта да бердәй җаваплы каралмаган. Эшләү дәверендә кайбер документларның өлешчә генә тапшырылуы яки бөтенләй булмау фактлары ачыклана. Бу – әлеге оешмаларда эшләүчеләр пенсиягә лаеклы чыгудан яисә башка төрле мөһим белешмә алудан (группага чыккан вакытта, туендыручысын югалткан очракта) мәхрүм кала, дигән сүз.
– Бүген бүлеккә күпме кеше мөрәҗәгать итә? Россия төбәкләрендә яки чит илләрдә яшәүчеләрнең килгәне бармы?
– Ел башыннан барлыгы 783 запрос керде. Аларның 95 проценты – социаль-хокукый характердагы сораулар, ягъни хезмәт стажларын барлау, пенсия билгеләүдә төгәллекләр кертү өчен кирәк булган белешмәләр. Тематик запрослардан район башлыгы, Башкарма комитет карарлары, пай, җир участоклары буенча сораулар да керә.
Форсаттан файдаланып, бүлекнең халыкка хезмәт күрсәтү тәртибе белән дә таныштырасым килә. Запросларны күпфункцияле үзәк, электрон почта, Россия почтасы, Мөслим районы сайты һәм, быелдан башлап, дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин. Стаж барларга кирәк булган очракта, гаризага паспорт, хезмәт кенәгәләре күчермәләрен дә теркәргә кирәк. Шулай ук турыдан-туры архив бүлегенә мөрәҗәгать итәргә дә ярый. Соңгы вакытларда халык – электрон почта, дәүләт порталлары аша мөрәҗәгать итү юлын сайлый. Безгә Россия регионнарыннан, Украина, Белоруссия, Әрмәнстаннан мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.
Запросларның күпчелеге Пенсия фонды аша керә. Архив бүлеге Пенсия фонды белән ведомствоара килешү нигезендә эшли. Ягъни Пенсия фонды үзенә мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына җавапларны, кирәкле белешмәләрне турыдан-туры электрон юл белән архив бүлегеннән соратып ала. Бу безнең дә, халыкның да вакытын янга калдырырга мөмкинлек бирә.
– Бүлектә авылларыбыз, оешма-предприятиеләр тарихына, кешеләрнең био-графияләренә кагылышлы материаллар бармы, аларга бәйле мөрәҗәгатьләр дә керәме?
– Соңгы вакытларда мөслимлеләрдән нәсел-нәсәпләрен, шәҗәрәләрен ачыклау буенча күп сораулар керә. Бездә мондый хезмәт күрсәтелми. Гомумән, андый мәгълүматларны республика буенча берничә архив бүлегеннән, шул исәптән Казандагы архивлардан гына алырга була. Туганлык мөнәсәбәтләре, туганнарның туган еллары, кайда яшәүләре турындагы (чама белән соңгы 100 елдагы) мәгълүматларны районда – ЗАГС бүлегеннән, 100 елдан да иртәрәкләрен ТР Дәүләт архивыннан табарга мөмкин. Шулай ук эзләнүче кешенең яшәү урыны буенча авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Чөнки һәр авыл җирлегендә шунда яшәгән кешеләр турында мәгълүматлар язылган хуҗалык китаплары саклана.
– Чулпан Рамировна, заманча технологияләр һәм яңа техник мөмкинлекләр куллану буенча архивлар эшчәнлегендә нинди яңалыклар бар?
– “2016-2020 елларда Татарстан Республикасында архив үсеше” программасы нигезендә
-
муниципаль архивларны капиталь төзекләндерү каралган. Быел безнең архив бүлегендә 1 млн сумга якын ремонт эшләре башкарылды. Бу уңайдан ремонт үткәрүдә булышлык күрсәткән җитәкчеләргә рәхмәтемне җиткерәм.
Архив материалларын электрон вариантка күчерү буенча да эш бара. Без документларны компьютерга – республиканың бердәм мәгълүмати-архив базасына кертәбез. Бу – бик катлаулы һәм жаваплы эш. Бүгенге көндә документларны әлеге базага кертү төгәлләнү алдында. Алда – иң зур эш – документларның һәр битен электрон сурәткә төшерү кала.
Мөмкинлектән файдаланып, районыбыз тарихы сагында торучы, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган архив хезмәткәрләрен Россиядә архив хезмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан ихлас котлыйм. Сәламәтлек, имин, тыныч тормыш телим.
Әңгәмәдәш – Фәридә
Гайнетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев