"Волонтер" игелек хәрәкәте егет-кызларына кушыл!
Бу көннәрдә Мөслимнең "Волонтер" игелек хәрәкәте егет-кызлары "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып, алар белән рәсемнәр, кәгазьдән төрле эшләнмәләр ясыйлар, кызыклы уеннар уйнап, күңелләрен күтәрәләр.