"Миләшкәй" балалар бакчасында ремонт бара
Бүгенге көндә "Миләшкәй" балалар бакчасында ремонт бара. Күп еллар балалар бакчасының түбәсеннән су үткән. 2013 елда түбәгә ремонт ясалган булган, тик язгы чорда, түбәдән янәдән тамчы тама башлый. "Миләшкәй" балалар бакчасына реомнт үткәрү өчен район бюджетыннан 2 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Ремонт эшләрен Яр Чаллы шәһәренең "Бәрәкәт" оешмасы...