20 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Спорт – экстремизмга каршы
Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен коррекция-интернат мәктәбендә районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучылары эстафета ярышлары оештырды.
-
Файдалы киңәшләр: варикоздан - алма
Уртача зурлыктагы өч антон алмасын 1 литр су салынган эмаль кәстрүлдә 3 сәгать томалап төнәтегез. Аннары алмаларны изгәләп, барлыкка килгән катнашманы сөзегез. Шуны көн саен иртән ач карынга, кич йоклар алдыннан, 50 миллиграмм эчегез. Бу төнәтмәне хәл яхшырганчы эчәргә ярый.
-
Татарстанда яшәүчеләр социаль министрлыкларның эш юнәлешләрен билгели алачак
Республикада яшәүче һәркемгә проектта катнашу мөмкинлеге тудырыла.
-
Ут бетеп торачак авыллар
24 – 26 сентябрь көннәрендә ут булмый.
-
Район үзәгендәге зиратта өмә 29 сентябрь көнне үтәчәк
Зиратларда чисталык һәм тәртип булдыру максатында өмәләр үткәрелә башлады.
-
EuroSkills 2018 чемпионатында катнашучы Татарстан кызы ярышларда җиңәргә өметләнә
Карина Халеева һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында Россия җыелмасы составында Татарстан данын яклаячак.
-
"Күбәләк" балалар бакчасы нәниләре белән әңгәмә узды
Бүген "Күбәләк" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары белән сагызның (жевательная резинка) зыяны турында әңгәмә үткәрелде.
-
21 сентябрь көненә һава торышы
Төнлә кырау булуы ихтимал.
-
Әдәби мизгел. Минзәлә тоткыны ( өченче бүлек)
Калморзага кайтып кергәндә, караңгы төште. Тарантаста бөгәрләнеп яткан Хәкимне күрүче булмады. Шакир хатынын чакырып чыгарды: – Газизә, булыш әле! Абыйларын күтәреп алып кереп яткырдылар.
-
Гаризаны - интернет аша
Социаль хезмәтләр алуга гаризаны интернет аша да бирергә мөмкин. Элек гаризаны бары тик пенсия фондының территориаль органында яисә күп функөияле үзәк филиалларында гына тапшырырга була иде.
-
Казанда студентлар катнашында "Автосессия-2018" бәйгесенең финалы башланды
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм машина йөртү осталыгы бәйгесендә Татарстанның 20 шәһәре һәм районыннан 72 студент катнаша.
-
Үзгәрешләр уңай якка ( Наил Бадретдинов белән әңгәмә)
Җәмәгать тәртибе һәм куркынычсызлыгы өлкәсендәге хокук бозулар белән бәйле 420 административ беркетмә төзелде. Бу күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда 245кә кимрәк.
-
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы: «Каен җиләге» дигән яңа наркотик турындагы хәбәр – ялган
Министрлык мондый мәгълүматларга ышанмаска, аларны социаль челтәрләр һәм месенджерлар аша таратмаска чакыра.
-
Һәр җирлекнең үз традицияләре бар
Җирлектә иң эре авыл хуҗалыгы формированиесе – “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы. Кошчы-фермерлар Сергей Чернышев һәм Валерий Матросов та авыл җирлеге бюджетының салым базасын формалаштыруда мөһим роль уйный.
-
Пенсия тупланмасын варисларга түләү турында
2018 нче елның 1 августына клиентлар белән эшләү хезмәтенә пенсия тупланмалары булган үлгән иминиятләнгән затларның варисларыннан 28 гариза керде.