Спорт – экстремизмга каршы
Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен коррекция-интернат мәктәбендә районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучылары эстафета ярышлары оештырды.
Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен коррекция-интернат мәктәбендә районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучылары эстафета ярышлары оештырды. “Спорт – экстремизмга каршы” исеме астында узган чарада балалар төрле уеннарда, ярышларда көчләрен сынады. Спорт мәктәбе укытучылары балаларга физик күнегүләрнең, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлеккә файдасын аңлатты, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев