18 декабрь 2019 яңалыклары
-
Мөһим үзгәрешләр кертелде
“Бухгалтер учеты турында”гы Федераль законга (№402, 06.12.2011) мөһим үзгәрешләр кертелде. 2020нче елның 1 гыйнварыннан Росстатка отчет документлары тапшыру бурычы бетерелде.
-
“Идел-йорт” фестивалендә
Халыкның рухын баетучы, иҗат канатларын ныгытырга ярдәм итүче конкурс-бәйгеләр еш уздырыла. Шундыйларның берсе – республикакүләм “Идел-йорт” театр коллективлары конкурсы.
-
Мошенниклар яңа тозак кора
Мошенниклыкның яңа төре барлыкка килде. Почта аша гражданнарга һәм юридик затларга янәсе Роспотребнадзорның территориаль органы чыгарган административ җәза билгеләү һәм административ штраф түләү турында карар җибәрелә.
-
Алтын куллы әнием
Һәр кешегә үз әнисе – иң матуры, иң уңганы. Аның куллары да мамыктай йомшак, күңеле дә кар бөртегедәй ап-ак, күзләре дә ярату һәм наз белән тулы. Шундый булуы өстенә, минем әнием кул эшләре остасы да. Аның чиккән мендәрләре күпме кешенең өен генә түгел, күңелләрен дә бизи, матурлык орлыклары сала.
-
19 декабрь көненә һава торышы
Юлларда бозлавык.
-
Ялган права өчен
Район прокуратурасы бер якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 327 маддәсе 3 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда (хокук бирүче ялган рәсми документны алу, саклау, файдалану өчен йөртү, файдалану) гаепле дип тапты
-
Хуҗабикәләр колагына
Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн дәвамында кулланылмаган пакетлы чәй салып йөрегез.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
Иң якты кояшым
Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә ул! Ялгышларыбызны, хаталарыбызны кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә әни. Нинди генә яшьтә булсак та, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә ул. Дөньяга аваз салуга ук безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итә.
-
Миләүшә Хәсәновадан – тәбикмәк
Тәбикмәк пешерүнең нинди генә рецептлары юк хәзер?! Вәрәшбаш авылыннан Миләүшә Хәсәнова үзе яраткан тәбикмәк рецептын газета укучыларыбызга да тәкъдим итә.
-
Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары
Районыбызда “Трансагентство” бүлекчәсе ачылуы турында күпләр белә инде. Мөслимнән китүче автобусларга билетларны ун көнгә кадәр алдан сату үз уңайлыкларын ачык күрсәтте. Хәзер район халкы өчен тагын бер уңайлык тудырылды: бүлекчә транспорт хезмәте күрсәтә башлады. Аның карамагында үзбушаткычлы ГАЗ-53 автомашинасы бар. Хуҗалыкка утын ташырга кирәкме? Сатып алган мебельне ничек кайтарырга белмисезме? Әлеге сораулар белән безнең бүлекчәгә мөрәҗәгать итә аласыз.
-
Елгабаш комплекслы яңача эшли
Терлекчелек тармагында кышлату барышы белән танышу максатында “Август-Мөслим” агрофирмасының Елгабаш терлекчелек комплексына юл алдык. Комплекс эшчәнлеге белән комплекс җитәкчесе Ленар Абдуллин таныштырды.