18 март 2017 яңалыклары
-
"Март песие" фотоконкурсында тавыш бирү башланды
Матбугат үзәге игълан иткән "Март песие" фотоконкурсында тавыш бирү этабы башланды. Барлыгы 9 конкурсант арасыннан сез иң матур һәм кызыклы иьеп төшкәнен сайларга мөмкинсез. Моның өчен сайтыбызның уң ягында урын алган опроска кереп үз тавышыгызны калдырырга тиешсез. Конкурсант песиләрнең фотр һәм номерлары ВКОНТАКТЕ социаль челтәренең "Без мөслимлеләр! Мы муслюмовцы!" төркеме...
-
10 номерлы катнашучыбыз
Тагын бер матур песи фотоларын юллаган райондашбарыбыз. Әлеге сөйкемле песи Бубековлар гаиләсендә яши.
-
Фотоконкурсның 9нче катнашучысы
"Март песие" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы фотоларын безгә Лиоия Деникаева юллаган. Әлеге нәни дустыбыз 9нче номер астында катнашачак.
-
Лилия Морзаһанова Мөслим яшьләре исеменнән республика укуларында катнаша
Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлеге рәисе, "Мизгел" яшьләр үзәге белгече Лилия Морзаһанова Казан шәһәрендә узучы укуларда катнаша. 17-19 март көннәрендә яшьләр республика министрлыклары вәкилләре белән очрашачак, яшьләр тормышына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәчәк.
-
Бакчага йөрүче нәниләр Бөекбританиягә сәяхәт калды
14 март - Мөслим районы белем бирү оешмаларында бердәм инглиз көне дип игълан ителде. Аның кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасында "Джейн белән Бөекбритания буенча сәяхәт" исемле чара узды. Инглиз теленә өйрәтү буенча тәрбияче Зилә Мөхәмәтова балаларны уеннар, җырлар һәм конкурслар аша Лондонга сәяхәткә алып барды. Балаларга иң ошаганы "Big Ben", "Fishing"...
-
Түбән Табын авыл җирлеге укучылары наркотикларга каршы акцияләрдә катнаша
Республика буенча "Наркотиклар белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!" акциясе старт алды. Аның кысаларында Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын мәктәбенең 5-7 нче сыйныф укучылары өчен "Яман гадәтләрдән сак булыйк!" темасына тәрбия дәресе үткәрде. Тәмәке, спиртлы эчемлекләр, наркотикларның яшь организмга тәэсире турында эчтәлекле чыгыш тыңлаганнан соң, укучылар үз фикерләрен җиткерделәр.
-
"Март песие" фотоконкурсы катнашучысы белән танышыгыз
Фотоконкурска тагын бер песи фотолары килеп иреште. Айсылу Тоаскаяның песие менә шушындый һөнәрләр белә икән.
-
Фотоконкурсның 7нче катнашучысы
"Март песие" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы 7 номерга ия. Ул райондашыбыз Фәния апа Хафизованың песие. Түбәндәге фотоларга ала менә шушындый аңлатмалар язып җибәргән: 1.Конкурса эзерлэнэ безнен Зэнгэр куз. 2.Кызлар яулык бэйлэргэ тиеш инде. 3.Менэ шулай массаж да ясый ул. 4.Арытып жибэрде эле 5.Ничегрэк тошим микэн фотога 6.Телевизор карап йоклап та киткэн...
-
Алия Шәрифуллинаның песи балалары белән танышыгыз
Әлеге песи балаларының фотосурәтен безгә Алия Шәрифуллина җибәргән. Нәни дусларыбызеың яраткан шөгыое - аяк киеме эченә кереп утыру икән. Алар конкурсыбызла 6нчы номер астында катнашалар.
-
Фотоконкурсның 5 нче санлы катнашучысы
5 санлы катнашучы райондашыбыз Регина Шәгалиеваның песие.
-
"Март песие" фотоконкурсы катнашучысы -текә Барни
4 нче санлы катнашучыбыз - британская мраморная токымлы песи. Барни кушаматлы бу песигә 11 февральдә 1 яшь тулган. Барниның хуҗасы - Миләүшә Шаһиева.
-
Рәссам Илисәй Имамовка - 85 яшь
«Туган якны өйрәнү" музеенда районыбызның күренекле кешеләре белән очрашулар даими үткәрелеп тора. Бүген шундый очрашуларның чираттагысы үтте. Очрашуда Баланлы авылында гомер итүче Илисәй Имамов катнашты. Илисәй ага төрле сыннар иҗат итә. Февраль аенда 85 яшен тутырган якташыбыз, бүген картиналар иҗат итү белән дә шөгыльләнә. Очрашуга район башлыгы Рамил Муллин да...